Быел беренче тапкыр “Үлемсез акция” киң колач белән узды, анда 1500 гә якын кеше катнашты.
Мәктәп укучылары, колледж студентлары, укытучылар, укучыларның ата-аналары, шулай ук оешма һәм предприятие хезмәтчәннәре, Бөек Ватан сугышында Җиңү яулаган бабайлары һәм әбиләренең портретларын тотып, бистә урамнарыннан уздылар. Йөрешне “Мотобратие во христе” хәрәкәтенең правослау байкерлары һәм Казан консерваториясенең тынлы оркестры җитәкләде.