Символикасы

Для увеличения нажмите на рисунок 

Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Гербы.  

Алексеевск муниципаль районы Гербы геральдиканың кагыйдәләре һәм тиешле традицияләре буенча төзелгән һәм тарихи, мәдәни, социаль-икътисади, милли һәм башка җирле традицияләрне чагылдыра. Алексеевск муниципаль районы Гербы Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районының рәсми символы булып тора.

Алексеевск муниципаль районы гербының геральдик тасвирламасы:«Яшел җирдә көмеш басуда – сулда үскән һәм уңга егылган алтын чыршы; бу чыршы аша кызыл ,алтын күзле, тояклы һәм мөгезле артка караучы поши йөгереп килеп атлап чыга».Алексеевск районы гербы XVIII гасыр Биләр ландмилициясенең  полкы гербына тарихи дәвамчылыгы аркасында, гербны махсус стилистикада рәсмиләштерелгән , муниципаль берәмлекнең статусына туры килгән алтын таҗ белән бизәлгән, фигуралы алтын кысалы картушта ясау рөхсәт ителә.

Алексеевск муниципаль районы гербының символикасын нигезләү:

Алексеевск районы гербы нигезендә 1747 елның 8 апрелендә расланган Биләр ландмилиция полкының (иске стиль буенча) полк гербы кулланыла, аның тасвирламасы түбәндәгедән гыйбарәт:

Описание: http://msu.tatar.ru/file/Image/alekseevsk/%D0%91%D0%B5%D0%B7%D1%8B%D0%BC%D1%8F%D0%BD%D0%BD%D1%8B%D0%B9.JPG

(Вискатов А.В. Россия гаскәрләренең кием һәм коралларының тарихи тасвирламасы. СПб ,1899 ел, Т. 1.63 бит).

Район территориясендә Идел Болгарының иң борынгы шәһәрләренең берсе, Болгар шәһәреннән соң икенче урында  илнең хәрби-сәяси үзәге булган – Биләр урнашкан, ул XII гасыр елъязмаларында «Бөек шәһәр»дип аталган. Шуның хөрмәткә  Гербта кызыл поши сурәте урнаштырылган. Кызыл төс-хакимият, намуслылык, бөеклек, дан символы. Поши-азатлык, бәйсезлек һәм дәрәҗә символы.

Сынган чыршы (кисенте) хәзерге заман районы территориясендә Кама Аръягының XVII гасырында 1654 елда нигез салынган Биләр авылы кергән Чулман аръягы сызыгының урнашуын символлаштыра.

Алтын-уңыш, байлык, тотрыклылык һәм хөрмәт символы.

Көмеш-чисталык, камиллек, тынычлык һәм иминлек символы.

Яшел төс-табигать, сәламәтлек, экология, тормыш үсеше символы.

Авторлар төркеме:

Гербны эшләү Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдика Советы тарафыннан Россия геральдистлар Союзы белән берлектә башкарылды:

Рамил Хәйретдинов (Казан), Радик Салихов (Казан), Илнур Миңнуллин (Казан), Григорий Бушканец (Казан), Константин Моченов (Химки), Кирилл Переходенко (Конаково), Галина Русанова (Мәскәү), Оксана Фефелова (Балашиха).

Алексеевск муниципаль районы Советының 2006 елның 10 маенда кабул ителгән 50 номерлы карары белән расланды

Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына 2313 нче номер белән кертелде

 

Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы флагы.

Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы флагы Алексеевск муниципаль районы гербы нигезендә, геральдиканың кагыйдәләре һәм тиешле традицияләре буенча төзелгән һәм тарихи, мәдәни, социаль-икътисади, милли һәм башка җирле традицияләрне чагылдыра.

Флаг турындагы нигезләмә һәм Алексеевск муниципаль районы флагы рәсеменең төп нөсхәсе Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы Советы аппаратында саклана һәм кызыксынган барлык кешеләргә танышу мөмкинлеге бар.

Алексеевск муниципаль районы флагы символикасының тасвирламасы һәм нигезләнүе:

Алексеевск муниципаль районы флагы турыпочмаклы ак тукымадан гыйбарәт, ул аскы як янында тукыманың 1/5 киңлегендә Яшел полосаны алып тора; тукыма уртасында район гербының сыннары сурәтләнгән: сары детальле шәмәхә поши фигурасы, ә поши астында сындырылган чыршының сары сурәте; поши һәм чыршы сурәтләре яшел полоса чиген уза.

Флаг район гербын исәпкә алып эшләнгән, аның нигезендә 1747 елның 8 апрелендә (иске стиль буенча) расланган Биләр ландмилиция полкының полк гербы кулланылган, аның тасвирламасы болай ди:

Описание: https://alekseevskiy.tatarstan.ru/file/Image/alekseevsk/%D0%91%D0%B5%D0%B7%D1%8B%D0%BC%D1%8F%D0%BD%D0%BD%D1%8B%D0%B9.JPG

(Вискатов А.В. Россия гаскәрләренең кием һәм коралларының тарихи тасвирламасы.СПб., 1899 ел, Т. 1. 63 бит).

Район территориясендә Идел Болгарының иң борынгы шәһәрләренең берсе, Болгар шәһәреннән соң икенче урында  илнең хәрби-сәяси үзәге булган – Биләр урнашкан, ул XII гасыр елъязмаларында «Бөек шәһәр»дип аталган. Шул хөрмәткә Флагта Кура җиләге төсендә (геральдик пурпур) поши сурәте урнаштырылган. Кызыл(пурпур)-хакимият, намуслылык, бөеклек, дан символы. Поши-азатлык, бәйсезлек һәм дәрәҗә символы.

Сынган чыршы (кисенте) хәзерге заман районы территориясендә Кама Аръягының XVII гасырында 1654 елда кирмән буларак нигез салынган Биләр авылы кергән Чулман аръягы сызыгының урнашуын символлаштыра.

Сары төс (алтын) - уңыш, байлык, тотрыклылык һәм хөрмәт символы.

Ак төс (көмеш) - чисталык, камиллек, тынычлык һәм иминлек символы.

Яшел төс-табигать, сәламәтлек, экология, тормыш үсеше символы.

Авторлар төркеме:

Флагны эшләү Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Геральдика Советы тарафыннан Россия геральдистлар Союзы белән берлектә башкарылды:

Рамил Хәйретдинов (Казан), Радик Салихов (Казан), Илнур Миңнуллин (Казан), Константин Моченов (Химки), Кирилл Переходенко (Конаково), Галина Русанова (Мәскәү).

Алексеевск муниципаль районы Советының 2006 елның 10 маендагы 51 номерлы карары белән расланган.

Россия Федерациясе Дәүләт геральдика регистрына 2314 нче номер белән кертелде

 

Соңгы яңарту: 2022 елның 25 июле, 15:13

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International