Алексеевскилылар кышны ярминкә белән каршы ала

2020 елның 28 ноябре, шимбә

Алексеевскилылар кышны ярминкә белән каршы ала. Иртәдән "Оазис" сәүдә комплексы каршындагы мәйданда яңа ит, балык, сыр, бал, яшелчә һәм икмәк-күмәч әйберләре белән сәүдә рәтләре ачылды. Сәүдә барышын район башлыгы Сергей Демидов бәяләде, җирле товар җитештерүчеләр һәм авыл хуҗалыгы продукциясе сатучылар белән очрашты.
"Эдем", РайПО һәм Алексеевск сөт заводы хезмәткәрләре азык-төлек товарларының киң ассортиментын тәкъдим иттеләр.
Сырны җитештерүче Сергей Плотников үз продукциясенең сорт ассортименты турында сөйләде. Авыл җирлекләре җитәкчеләре район халкына яшелчә, җиләк-җимеш һәм ит алып килделәр. Монда ук печән, ашлык сатып алырга була. Продукциягә бәяләр, гадәттәгечә, киметелде. Ярминкә кунакларын кайнар чәй һәм коймак белән сыйлыйлар һәм концерт номерлары белән куандыралар. Килегез, дуслар!

#айдаАлексеевский #Алексеевскийрайон

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International