Тавыш бирү дәвам итә

2016 елның 18 августы, пәнҗешәмбе

Исегезгә төшерәбез: быел Россия Банкы әлеге банкнотларны чыгарырга  планлаштыра.  Купюраларда  шәһәрләрнең объектлары һәм күренешләре файдаланылганлыктан, Россия Үзәк банкы илебездә яшәүче кешеләр арасында тавыш бирү ярдәмендә шәһәрләр һәм символларны сайлап алу үткәрә. Россиянең 49 шәһәре һәм 76 күренекле урыны яңа банкнотларда мәңгеләштерүне дәгъвалый.

Конкурс 28 июньдә старт алды. Башкарма комитетның җирле бүлеге мәгълүматыннан билгеле булганча, алексеевскилылар арасында 1832 кеше активлык күрсәткән. Бер sms бәясе 1,68 сум тора.

Конкурсның беренче йомгаклары буенча аның  5 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк икенче турына Казан Кремле, Казан федераль  университеты бинасы һәм Кол Шәриф мәчете узган.

Ә 5 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр тавыш бирүнең соңгы, финал туры көтелә. Аның нәтиҗәләре буенча яңа банкнотларны бизәячәк шәһәрләр һәм символлар билгеләнәчәк тә инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International