17 августта Яр Чаллыдагы 1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең секция утырышы булды.
Анда безнең белгечләрне күңелле сюрприз көтте: 2015/2016 уку елында Татарстан Республикасы мәгарифенә идарә итү муниципаль органнары эшчәнлеген рейтинглау йомгаклары буенча Алексеевск муниципаль районы «С» төркемендә (кимендә 3500 бала) иң яхшы дип игълан ителде.