Районыбызда традициягә әйләнгән тагын бер бәйрәм – “Петр һәм Павел көне” узган шимбәдә Родники авыл җирлегендә булып узды.
Кешеләр күңеленә игелеклелек, ышаныч, өмет, мәхәббәт орлыклары чәчкән апостолларга багышланган тантанада район башлыгы Владимир Козонков, муниципалитет башлыгы урынбасары Галина Белова, кайбер авыл җирлекләре башлыклары катнашты