ЯҢАЛЫКЛАР


16
июль, 2018 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Указы белән күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм финанс-икътисад эшчәнлегендә ирешкән казанышлары өчен Татарстан Республикасы Алексеевск муниципаль районы финанс-бюджет палатасының исәп һәм отчетлылык бүлеге начальнигы урынбасары Кузьмина Елена Михайловнага “Татарстан Республикасының атказанган икътисадчысы” дигән мактаулы исем бирелде. 

13 июльдә үзәк район китапханәсе хезмәткәрләре үтенече буенча “Йолдыз” хәрби-патриотик клубы һәм эзләү отряды “Сталинград сугышы кайтавазы: төрле елларның эзләү табылдыклары” ("Эхо Сталинградской битвы: поисковые находки разных лет") исемле озак сроклы күргәзмә оештырдылар. Зур планшетта  Волгоградтан төньяктарак сугыш барган урыннардан табылган 80 гә якын әйбер урнаштырылган.

2018  елның 12 июлендә Ялкын авыл җирлеге башлыгы   Ирина Гущина, авыл җирлеге сәркатибе Ольга Иванюк, Караваево клубы мөдирәсе Мария Галанина хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне, Караваево авылы кешесе Чернова Анна

Еремеевнаны 90 яшьлек юбилее белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, Алексеевск муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе С.А.Демидовтан бүләк җыелмасы һәм котлау открыткасы тапшырдылар. Мәктәп укучылары да читтә калмады, алар Анна Еремеевнага шигырьләр һәм җырлар бүләк иттеләр.

2018 елның 16 июленә Татарстан Республикасы буенча  төнлә һәм көндез яшен, җил  кыска вакытлы көчәйгәндә секундына 17-20 метрга кадәр тизлектә. Урыны белән боз явуы ихтимал; Кайбер районнарда төнлә һәм иртән томан.

Бәйрәм гыйбадәтеннән соң Воскресенск чиркәве мәхәлләсе кешеләре һәм күп кенә хаҗ кылучылар тәре йөреше белән  Актыр коесына юл тоттылар. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International