Алексеевск районында хәрби күргәзмә

2018 елның 16 июле, дүшәмбе

13 июльдә үзәк район китапханәсе хезмәткәрләре үтенече буенча “Йолдыз” хәрби-патриотик клубы һәм эзләү отряды “Сталинград сугышы кайтавазы: төрле елларның эзләү табылдыклары” ("Эхо Сталинградской битвы: поисковые находки разных лет") исемле озак сроклы күргәзмә оештырдылар. Зур планшетта  Волгоградтан төньяктарак сугыш барган урыннардан табылган 80 гә якын әйбер урнаштырылган. Алар арасында һәлак булган солдатларның шәхси әйберләре, киемнәре, кораллары, кирәк-яраклары һ.б.лар бар. Сугыш истәлекләре арасында елга төбеннән 2017 елның ноябрендә кчыгарылган, анда 75 елдан артык яткан Идел хәрби флотилиясенең БК-31 бронекатерында Волгоград эзләүчеләре табып алган винтовка патроны бигрәк тә аерылып тора. Планшетны эшләү бер айга якын вакытны алган, хәзер китапханәгә килүчеләр  Сталинград сугышы тарихы белән өлешчә таныша алалар. Күргәзмәнең сроклары билгесез, ләкин ул бер елдан да азрак булмас, дип уйлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International