ЯҢАЛЫКЛАР


25
август, 2017 ел
җомга

Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов алексеевскилыларны 100 мең тонна ашлык суктырып алулары белән котлады

Дүшәмбе көнне, 14 августта, Алексеевск үзәк район хастаханәсе территориясендә (үзәк керү юлы) республика кан салу станциясенең мобиль кан әзерләү комплексы эшләде.

Кулланучы хокукларын һәм кеше иминлеген яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт Төркия Республикасында сәламәтлеккә зыян турында вәкаләтле органның рәсми мәгълүматы уңаеннан Коксаки вирусын һәм башка энтеровирус инфекцияләрен булдырмау кагыйдәләрен искә төшерә.

2017 елның 24 августында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Олег Машковцев рәислегендә  видеоконференция режимында Идел буе федераль округы төбәкләренең  гомуми белем оешмаларын яңа уку елына әзерләү мәсьәләсе буенча округ киңәшмәсе булып узды.

Алексеевск районының  33 яшьлек батып баручы хатын-кызын ведомстводан тыш каравыл хезмәте хезмәткәрләре судан тартып чыгарды, дип хәбәр итә ТР Росгвардиясе матбугат хезмәте идарәсе.

2017 елның 24 августында Биләр авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Александр Гайнуллин һәм Биләр авыл җирлеге депутаты Галим Хәбибуллин тыл хезмәтчәне, күп балалы ана, Биләр авылы кешесе  Кондрева Вера Ивановнаны  90 яшьлеге белән котладылар һәм аңа  РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, район башлыгы В.К.Козонковтан бүләк җыелмасы, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International