Биләр авылы кешесенә – 90 яшь

2017 елның 25 августы, җомга

2017 елның 24 августында Биләр авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Александр Гайнуллин һәм Биләр авыл җирлеге депутаты Галим Хәбибуллин тыл хезмәтчәне, күп балалы ана, Биләр авылы кешесе  Кондрева Вера Ивановнаны  90 яшьлеге белән котладылар һәм аңа  РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, район башлыгы В.К.Козонковтан бүләк җыелмасы, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.
Вера Ивановна гомере буе балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Өч бала: ике ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерә. Улы һәм килене тәрбиясендә яши. Алты оныгы һәм бер оныкчыгы бар. Ире 2000 елда үлә. Вера Ивановна яхшы күңелле, ярдәмчел кеше. Авылдашлары арасында абруй казанды.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International