2017 елның 11 маенда Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич “Саклык банкы”ААҖның Идел-Нократ банкы, Идел буе федераль округының хокук саклау һәм күзәтчелек органнары җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде. Очрашу кысаларында “Саклык банкы”ААҖның Идел-Нократ банкы компетенциясе өлкәсендә акчаны законсыз алуга каршылык күрсәтү мәсьәләләре тикшерелде.
12 майда кичке 6 нчы яртыда «Татарстан 24» телеканалында Татарстан Республикасы буенча Росреестр идарәсенең физик затларның күчемсез милекләрен дәүләт теркәве бүлеге җитәкчесе Энҗе Мөхәммәтгалиева катнашында туры эфир булачак.
2017 елның 9 маенда бөтен Россия истәлекле дата – Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгын билгеләп үтте. Бу көн аерым бер мәгънәгә ия. Бу – яу кырларында ятып калганнар, тыныч вакытта яралардан вафат булганнар турында изге ядкарь. Бу – хәзер яшәүче ветераннарга хөрмәт күрсәтү. Җиңүчеләр буыны алдында безнең бурыч – сугыш турындагы тарихи истәлекне саклау, һәлак булган бер генә солдатны да онытмау, хезмәт фронтының исән ветераннарына, солдат хатыннарына, сугыш чоры балаларына героик батырлыклары өчен рәхмәт әйтү.