Войкино авыл җирлегендә Җиңү көне

2017 елның 12 мае, җомга

2017 елның 9 маенда бөтен Россия истәлекле дата –  Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгын билгеләп үтте. Бу көн аерым бер мәгънәгә ия. Бу – яу кырларында ятып калганнар, тыныч вакытта яралардан вафат булганнар турында изге ядкарь. Бу – хәзер яшәүче ветераннарга хөрмәт күрсәтү. Җиңүчеләр буыны алдында безнең бурыч – сугыш турындагы тарихи истәлекне саклау, һәлак булган бер генә солдатны да онытмау, хезмәт фронтының исән ветераннарына, солдат хатыннарына, сугыш чоры балаларына героик батырлыклары өчен  рәхмәт әйтү.

9 майда митинглар Базяковода (иртәнге 10 да), Войкинода (11 дә) Үлемсез  полкның йөрешеннән башланды. Митингларда  Войкино авыл җирлеге башлыгы Шабутдинова Н.П., ТР Алексеевск муниципаль районының финанс-бюджет палатасы рәисе Леденцов О.Н., Левашево урта мәктәбе укучылары, Войкино балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты. Веноклар, чәчәкләр куелды, гельдән ясалган шар-күгәрченнәр очырылды. Митингтан соң Базяково һәм Войкино авыллары мәдәният йортларында бәйрәм концертлары булды, чәй эчүләр оештырылды, чәй янында җырлар җырланды.

Тол солдат хатыннарына азык-төлек пакетлары, ТР Президентыннан котлау открыткалары тапшырылды. Бөтен тыл хезмәтчәненә “Кызыл Шәрыкъ – Агро”ААҖ әзерләгән азык-төлек пакетлары тапшырылды.

Төнге 10 да Базяково һәм Войкино авылларында бәйрәм салютлары яңгырады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International