Россия Федерациясе Салым кодексының 361.1 нче маддәсе тарафыннан 2015 елдан башлап физик затларны рөхсәт ителгән максималь авырлыгы 12 тоннадан артып киткән, түләү алу системасының транспорт чаралары реестрында теркәлгән транспорт чараларына карата транспорт салымы түләүдән азат итүче салым ташламасы каралуын хәбәр итәбез.
11 апрельдә кичке 6 нчы яртыда «Татарстан 24» телеканалында Татарстан Республикасында килешүләрне һәм физик затларның хокуклары күчүне дәүләт теркәве бүлеге начальнигы Галина Гончарова катнашында туры эфир булачак.