Россия Пенсия фондының iOS и Android платформалары өчен уңайлы бушлай кушымтасы мобиль җайланмалардан файдаланучыларга Пенсия фонды сайтының шәхси кабинетында тәкъдим ителгән мөһим функцияләрдән файдалану мөмкинлеге бирә.
Кушымтага керү өчен дүрт урынлы пин-код кертергә һәм дәүләт хезмәтләре порталында расланган хисап язуы ярдәмендә авторизация (аерым бер кешегә яки кешеләр төркеменә билгеле бер эшләр башкаруга хокук бирү) үтәргә кирәк. Гадиләштерелгән яки стандарт хисап язуын Россия Почтасы, Ростелеком офисларында яки Пенсия фондының клиент хезмәтләрендә расларга мөмкин. Киләчәктә керү шушы пин-код аша тормышка ашырылачак.