Нәүрүз мөбарәк булсын!

2018 елның 23 марты, җомга

21 мартта Алексеевск бистәсе мәктәпләре бергә берләшеп, Нәүрүз бәйрәмен билгеләп үтте. Әлеге бәйрәм уңаеннан 100 гә якын катнашучы, укучылар, укытучылар, чакырылган кунаклар, бистәнең 1нче урта мәктәбенә җыелып, дуслык һәм иҗат бәйрәме үткәрде. Бәйрәм, алдан ук киңәшләшеп, 3 өлешкә бүлеп үткәрелде:

Беренче бүлек – “Әбием сандыгы”. Бу бүлектә мәктәп хуҗалары театральләшкән чара аша халкыбызның милли киемнәрен, җыр-биюләрен, мөнәҗәтләрен тамашачыларга тәкъдим иттеләр.

Икенче бүлек – “Нәүрүз” бәйрәме. Бу бүлектә өченче мәктәп укучылары нәүрүз әйтешеп, кунакларны бәйрәм белән котладылар, Кыш бабай белән Нәүрүзбикәне ярыштырып, бәйрәмгә күңелле мизгелләр өстәделәр.

Өченче бүлек – Татар-халык ашлары. Бу бүлектә икенче мәктәп укучылары татар халкының аш-суга осталыгы турында сөйләделәр, үзләре пешергән татар ашларын тәкъдир итеп, барлык кунакларны сыйладылар. Хуҗалар да кунакларны чәй өстәленә чакырды. Бәйрәм азагында балалар да, килгән кунаклар да, коймак белән чәй эчеп, уртак өстәл янында аралаштылар.

Нәүрүз бәйрәме бер тында үтеп китте. Элек заманнарда йола бәйрәме буларак үткәрелгән бу бәйрәм бүгенге заман балалары күңелендә тарихи дуслык бәйрәме буларак кереп калсын иде.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International