Әшнәк кешесенә – 90 яшь

2017 елның 15 декабре, җомга

2017  елның 14 декабрендә район ветераннар советы рәисе Е. Макарихина һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлеге мөдирәсе Л. Белова Бөек Ватан сугышы ветеранының  тол хатыны,  тыл хезмәтчәне,   Алексеевск районының Әшнәк авылы кешесе Вәлиуллина Мәрьям Хәбибулла кызын 90 яшьлеге белән котладылар һәм аңа  РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, район башлыгы В.К. Козонковтан бүләк җыелмасы, азык-төлек пакеты һәм котлау открыткасы тапшырдылар.

Мәрьям Хәбибулла кызы бала чагыннан ук, яшьтәшләре кебек үк, төрле авыл хуҗалыгы эшләрендә эшли. Сугыш елларында урман кисә, бик күп кайгы һәм авырлыклар күрә. Сугыш һәм сугыштан соңгы  ачлык елларының барлык кыенлыкларын үз башыннан кичерә. Сугыш тәмамланганнан соң Бөек Ватан сугышыннан кайткан Вәлиуллин Мортаза Шәвәли улына кияүгә чыга. Дүрт бала: өч ул һәм бер кыз тәрбияләп үстерә. Мәрьям Хәбибулла кызының тугыз оныгы һәм ун оныкчыгы бар.

Бүгенге көндә ул балаларының һәм күп санлы туганнарының ихтирамын һәм игътибарын тоеп, кадер-хөрмәттә яши. Аны барысы да яраталар, аңа карата мөгамәлә бик әйбәт.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International