Хезмәтләре өчен бүләкләнделәр

2017 елның 11 сентябре, дүшәмбе

“Мәгарифтәге хезмәтләре өчен”  күкрәккә тага торган билге белән 1 нче Алексеевск урта гомумбелем бирү мәктәбе муниципаль бюджет гомумбелем учреждениесенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Нина Юрьевна Бочкарева бүләкләнде.

Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән 3 нче Алексеевск “Әтәчкәй”   балалар бакчасы муниципаль бюджет мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең музыкаль җитәкчесе Антонова Светлана Николаевна бүләкләнде.


Алексеевск  муниципаль районы башлыгының Мактау грамотасы белән Михаил Алексеевич Герасимов бүләкләнде.
“Коопторг” кулланучылар җәмгыяте йөкчесе  әлеге бүләккә Алексеевск муниципаль районының кооперация системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм 60 яше тулу уңаеннан лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International