Ольга Павлова район кешеләре белән очрашты

2017 елның 31 марты, җомга

30 мартта  төбәк атналыгы кысаларында Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павловагражданнарны шәхсән кабул итте һәм күп балалы Морюховлар гаиләсенә барды.

 Татарстан Республикасы Дәүләт Советының  социаль  сәясәт комитеты әгъзасыОльга Ивановна янына кабул итүгә сигез кеше килде. Кабул итүгә килгән кешеләрнең сораулары нигездә социаль характерда иде: алар өйгә газ җиһазы куюда булышу, тернәкләндерү үзәкләрендә дәвалану өчен юлламалар алу, күп балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүгә багышланган иде. Дәүләт Думасы депутатлары үткәрә торган кабул итүләр район халкында зур уңыш казанды. Ольга Павлова бөтен мөрәҗәгатьләрне эшкә кабул итте, аларны җентекләп өйрәнергә, карарга һәм хәл итү буенча булышырга вәгъдә бирде.

Кабул итү тәмамланганнан соң депутат  бистәдә яшәүче күп балалы Морюховлар гаиләсенә барды. Әлеге ишле гаиләдә алты бала, шул исәптән асрамага алынган балалар тәрбияләнә. Ольга Ивановна бөтен балага истәлекле сувенирлар бүләк итте, ата-анадан хәзерге проблемалары һәм мәшәкатьләре белән кызыксынды. Морюховлар җиде урынлы зур автомобиль алу теләкләрен әйттеләр. Андый машина күп кенә гаилә проблемабызны чишәр иде, диделәр. Депутат бу мәсьәләдә аларга булышырга вәгъдә бирде. Ул шулай ук балаларны һәм ана-ананы бу көннәрдә Казанда узачак суга сикерү буенча Дөнья сериясенең өченче этабы ачылышына килергә чакырды. Чәй табыны янында кунак алты бала тәрбияләү кебек җитди адымга барган гаилә парының кыюлыгына соклануын белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International