Хөрмәтләп искә алу Һәйкәл янында шәмнәр яңадан кабынды

2015 елның 23 июне, сишәмбе
Көндез Мәңгелек ут янында узган митингка ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, Әфганстанда һәм Төньяк Кавказда сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, яшь гвардия активистлары, шулай ук башлангыч сыйныф укучылары җыелды. Илебезне саклап калган халыкның героик батырлыгы турындагы сүзләр белән җыелучыларга хәрби комиссар Дмитрий Дерунов, ветераннар советы рәисе Николай Глазунов, Әфганстандагы һәм Чечнядагы сугыш хәрәкәтләре ветераннары җәмгыяте җитәкчесе Николай Гордеев, шулай ук Г. С. Боровиков исемендәге 3нче мәктәп педагогы Ольга Боровикова һәм әлеге мәктәп укучылары Герман Боровиков белән Диана Мишаниналар мөрәҗәгать итте.
Ә кич белән “Хәтер шәме” акциясендә катнашу өчен берничә йөз алексеевскилы Мәңгелек ут янына килде. Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан Сергей Кулев һәм аграр колледж укытучысы Геннадий Метельковның йөрәккә үтеп керерлек сүзләреннән соң бистә кешеләре, бер минут тын торып, сугыш фронтларында һәлак булган якташларын искә алдылар. Килгән һәр кешегә яшьгвардиячеләр шәмнәр тапшырдылар. Әлеге хәтер утын алексеевскилылар һәлак булган солдатлар обелискына куйдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International