Партнерларча финанслау кысаларында

2024 елның 22 марты, җомга

Татарстан Республикасы Гарантия фонды «Даман»партнерларча финанслау кысаларында продукт эшләтеп җибәрде

 

 

 

 

Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы карамагындагы Татарстан Республикасы Гарантия фонды партнерларча финанслау программасы кысаларында «Даман»гарантия продуктын эшләтеп җибәрде. Партнерларча финанслау проектларын гамәлгә ашыру буенча экспериментта катнашучы пилот төбәкләрнең региональ гарантия оешмалары арасында Татарстан Республикасы Гарантия фонды партнерларча финанслау буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен кирәкле шартлар тудыру максатында махсус көйләүне билгеләү буенча экспериментта катнашучылар реестрына беренче булып кертелде.

Татарстан Республикасы Гарантия фонды Россия ислам университеты белән берлектә ислам хокукы каноннарына туры килә торган һәм Татарстан Республикасы Мөселманнары диния идарәсе Улемнәр Советының 14.02.2024 елның 72 номерлы яңа финанс продуктының поручительлек бирү буенча рөхсәт ителүе турындагы рәсми карары нигезендә гамәлдә булган «ДАМАН» гарантия продуктын эшләде.

«Даман» партнерларча финанслау программасы кысаларында Татарстан Республикасы Гарантия фондының продукт буенча поручительлегенең максималь суммасы 50 млн сум тәшкил итә, поручительлек күләме кредит суммасының 50% ка кадәр җитә.

«Даман»продукты ярдәмендә ислам хокукы каноннарын тотучы Татарстан Республикасы эшкуарлары шәригать нормалары нигезендә Татарстан Республикасы Гарантия фонды ярдәменнән файдалана алачак.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Гарантия фонды финанс оешмасы нәтиҗәсе буенча тотрыклы финанс хәленә ия булган, әмма җитәрлек залог белән тәэмин ителмәгән эшмәкәрләргә заем финанслауны (кредит, заем, лизинг, банк гарантиясе) рәсмиләштергәндә поручительлек бирә.

Татарстан эшмәкәрләре заявка бирә, үз бизнесларының гарантияле ярдәм алу шартларына туры килү-килмәвен тикшерә һәм Татарстан Республикасы Гарантия фонды сайтында ташламалы программалар турында тулырак белергә мөмкин, тел.:  7(843)293-16-94,  7(903)061-40-18, шулай ук Фондка түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итә: Казан ш., Мәскәү ур., 55 йорт.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасында үзебезнең эшмәкәрләргә ярдәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин инициативасы белән чыккан «Минем бизнес» үзәге тарафыннан Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ведомствосындагы «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм индивидуаль эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Белешмә: 2023 елның 04 августында «Россия Федерациясенең аерым субъектларында партнерарча финанславы буенча эшчәнлекне гамәлгә ашыру өчен кирәкле шартлар тудыру максатларында махсус көйләү билгеләү буенча эксперимент үткәрү һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» 417 – ФЗ номерлы Федераль закон үз көченә керде, аңа ярашлы рәвештә Татарстан Республикасы Россия Федерациясенең  финанслауның партнерлык проектларын гамәлгә ашыру буенча пилот төбәкләре санына керде . Әлеге закон кысаларында өченче затлар өчен поручительлекләр бирү каралган (ФЗ 2 статьясының 1 пунктының 5 пунктчасына ярашлы).

 

Рәсем чыганагы: freepik.com

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International