Алексеевск районында М.С.Шляпников кубогына чаңгы эстафетасы булды

2018 елның 27 феврале, сишәмбе

2018 елның 22 февралендә Алексеевск муниципаль районында чаңгы базасы территориясендә М.С.Шляпников кубогына чаңгы эстафетасы булды. Быел эстафетаны биатлон элементлары белән үткәрергә карар ителде, бу әлеге чарага кызыксынуны арттырды.
 Ярышларда тугыз команда ктанашты. Команданың составы ике ир-ат һәм ике хатын-кыздан торды. Беренче урынны 2 нче Алексеевск урта мәктәбе командасы алды, икенче урынны үзәк район хастаханәсе командасы яулады һәм өченче урынга Зур Полянка урта мәктәбе коллективы чыкты.
Ярыш призерларын җиңү белән котлыйбыз! Алда безне Х Спартакиада кысаларында предприятие һәм оешмалар арасында бадминтон буенча ярышлар көтә.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International