Җирлек турында

АЛЕКСЕЕВСК МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫНЫҢ ЗУР ПОЛЯНКА

АВЫЛ ҖИРЛЕГЕ

1. Авыл җирлеге башлыгы - Александрова Наталья Иван кызы

2.Юридик адрес: 422914, Татарстан Республикасы, Алексеевск районы, Зур Полянка авылы,  Үзәк урамы, 4 йорт, телефон: 4-02-19; электрон почта адресы - Bpol.Alx @tatar.ru.

3. Халык саны 400 кеше булган Зур Полянка авылы, Кызыл Баран авылы - 294 кеше, Александровка авылы-102 кеше.

4. Хуҗалык объектлары: “Александрова Н.И.” КФХ, "Фомин В.И." КФХ,  "Козин А.М.” КФХ, "Строкин Л.М." КФХ,  "Зайцев Н.И." КФХ, «Сөниев И.А.» КФХ.

5. Милли состав: руслар-38%, татарлар -10%, крәшеннәр – 36%, мордвалар – 12%, чуашлар-2%, башкалар-2%.

6. Авыл җирлеге территориясенең мәйданы-88,50 кв. м.

7. Тарихи белешмә: 1918 елда Чистай өязе, Казан губернасы Биләр волосте, Васильевка, Бутлеровка, Зур Полянка, Лесной бистәләре кергән Зур Полянка авыл Советы оеша. Зур Полянка авыл Советы белән бер үк вакытта Красный Баран авыл җирлеге дә оештырыла, аңа Александровка, Калиновка, Кызыл Баран, балалар йорты керә. 1965 елда ТАССР Югары Советы Президиумының 1965 елның 20 гыйнварындагы Указы белән Красный Баран авыл Советы халык депутатларының Зур Полянка авыл Советы дип үзгәртелә, анда өстәмә рәвештә ТАССР Алексеевск районы Халык депутатлары Алексеевск район Советы башкарма комитеты карамагында Әшнәк һәм Кызыл Чишмә авыллары керә. 1995 елдан халык депутатларының Зур Полянка авыл Советы Җирле үзидарә Советы дип үзгәртелә һәм аңа Зур Полянка, Кызыл Баран һәм Александровка авыллары керә, ә 2005 елның 20 октябреннән җирле үзидарә Советы Зур Полянка авыл җирлеге дип атала башлый.

Соңгы яңарту: 2022 елның 8 сентябре, 15:36

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International