Новости

Гражданнарның үзара салым акчасына Биләр авылында, Совет, Украинка, Комсомол урамнары буенча вак таш түшәлгән юллар төзелде.

Дан орденының тулы кавалеры Михаил Сергеевич Шляпников исемендәге МБО «Яшьармияче» яшүсмерләр клубына тапшырылган иске мәдәният йорты бинасы реконструкцияләнә.

Биләр авылында "Мәңгелек ут" мемориаль комплексында Хәрби Диңгез Флотының диңгез чикләрен саклаучыларга һәйкәл куелды һәм ачылды.

Биләр авылында юл хәрәкәте иминлеге программасы буенча, 1,6 км озынлыкта, Гагарин, Ленин, Урицкий, Халиков урамнары буенча тротуар төзелеше бара.

Шимбә 12 октябрьдә Биләр үзәк мәйданында “Көзге ярминкә” булып утте. Сатуда печән, салам, ашлык, он, балык, утын, себерке, утырту материаллары бар иде. Биләр, Шәмә культура эшчәннәре бәйрәмгә ямь өстәде. Чәй, коймак белән дә сыйладылар. Биләр мәктәбеннән “Көзге фантазия” табигый материаллар күргәзмәсе тәкъдим итте.

Бу көнне авыл советы бөтен кирәк ярагы белән яңа тракторга лаек булды.

 

2019нчы елның 5 нче октябрендә ТАССРның 100 еллыгына ачылган урман паркы тирәлегендә 650 агач, куаклыклар утыртылды, әлеге чара республика акциясе – “Урман атнасы – 2019” кысаларында үткәрелде.

2019нчы елның 1 нче октябре – Халыкара өлкәннәр көне бәйрәмендә Биләр авыл советы башлыгы Г.Г. Хәбибуллин өлкәннәрне котлап, аларга җылы сүзләр белдерде, ә культура эшчәннәре халык җырлары, төрле номерлар белән чыгыш ясадылар.

2019 елның 3 февралендә  Алексеевск муниципаль  районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Н.П.Чурин, Биләр авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Г.Г.Хәбибуллин, район ветераннар Советы рәисе Е.С.Макарихина һәм  халыкка комплекслы  хезмәт күрсәтү үзәге директоры Н.А.Семина күп балалы ана, тыл хезмәтчәне, Алексеевск районының Биләр авылы кешесе Епифанова Мария Андреевнаны 95 яшь тулган көне белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В.В.Путиннан котлау открыткасы, Алексеевск муниципаль  районы  башлыгы  С.А.Демидовтан бүләк җыелмасы һәм азык-төлек пакеты тапшырдылар.

Епифанова Мария Андреевна  Алексеевск районының Красный Кустарь авылында туа. Мария Андреевнаның хезмәт эшчәнлеге бик иртә башлана. Бөек Ватан сугышы елларында ул урман кисүдә катнаша, окоплар казый. 

 “Биләр” колхозында  төрле эшләрдә эшли, шуннан лаеклы ялга китә. Мария Андреевна   ире белән дүрт бала тәрбияләп үстерәләр, тугыз оныгы һәм  12 оныкчыгы бар.  Ул гаиләсенең яратуын һәм кайгыртуын тоеп яши.

    

  12 декабрь 2018 ел.П.Чурин, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире Л. Л. Белова һәм Биләр авыл җирлеге җитәкчесе сәркатибе Т. Н. Белоусова Алексеевск районының Биләр авылында яшәүче күп балалы ана, тыл хезмәтчәне-Казионова Анастасия Ивановна 95 яшь тулу белән котладылар һәм аңа РФ Президенты В. В. Путиннан котлау открыткасы, бүләк, азык-төлек пакеты һәм Алексеевск муниципаль районы башлыгы С. А. Демидов исеменнән котлау открыткасы тапшырдылар.

         Казионова Анастасия Ивановна Алексеевск районының Биләр авылында туа. Сугыш вакытында урман эшкәртүдә эшләгән - урман Кили. 1950 елда Свердловск шәһәренә китә, анда тимер юлда эшли, рельслар һәм шпаллар ташый. Кияүгә чыга һәм ире белән бергә Биләргә кайта, Пряничный заводында эшли башлый, пряники пешерә, соңыннан икмәк пешерә, анда пенсиягә кадәр эшли. Ире белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Хәзерге вакытта Анастасия Ивановнаның 7 оныгы һәм 7 оныкчыгы бар. Берүзе яши. Сәламәтлек торышы яхшы.  Аны балалар һәм күп санлы туганнары бик ярата, аңа изге мөгамәлә, хөрмәт белән яши.

Соңгы яңарту: 2022 елның 17 августы, 15:22

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International