Яңалыклар 2019 ел

Марат Әхмәтов: бөтен көч-куәт урып-җыюны мөмкин кадәр сыйфатлы һәм югалтуларсыз җыеп алуга юнәлдерелгән булырга тиеш

Республикада  бые  бөртеклеләр буенча  гына түгел,  ә шикәр чөгендере,  бәрәңге  һәм  кукуруз  буенча  да  мул  уңыш  үстереп  булды.  Көзге  культуралар  уңышы  -  70 ц/га

Бу  хакта  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  республика  киңәшмәсендә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  әйтте.  

Барлык  муниципаль районнар  белән  видеоконференция режимындагы  киңәшмәне  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  үткәрде.   

Киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы   Премьер-министры  вазыйфаларын  башкаручы    Рөстәм  Нигъмәтуллин катнашты. 

Урып-җыюның барышы турында хәбәр итеп, Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы, яңгырлы һава торышы аркасында, аграрийларга урып-җыю кампаниясен катлаулы шартларда алып барырга туры килә, дип сөйләде. «Июнь аенда без явым-төшемгә җитди кытлык кичердек, ә июль азагында, киресенчә, дым күп. Июльнең өченче декадасында гына да айлык норма туры килде, ә бу көннәрдә, 5 августтан 6 августка, ягъни тәүлек эчендә, тагын бер айлык норма булды», - дип хәбәр итте министр.

Профильле министрлыкта быел хуҗалыкларда бөртекле культуралардан гына түгел, шикәр чөгендере, бәрәңге һәм кукуруздан да яхшы уңыш үстерелде, дип саныйлар. Уҗымнарның уңдырышлылыгы гектардан 70 центнердан артып китә торган кырлар бар. Мәсәлән, Минзәлә һәм Зәй районнарының аерым хуҗалыкларында.

Әлегә бөртекле һәм кузаклы культуралар мәйданнарның 11 процентыннан яисә 158 мең гектардан 518 мең тонна  а ашлык җыеп алынган. Уңдырышлылык бер гектардан 32,7 центнер туры килә. Шул ук вакытта узган елның шушы чорына бу культуралар 478 мең гектардан 1 млн 366 мең тонна  а ашлык суктырылган, уңдырышлылык – гектардан 28,6 центнер булган.

Урып-җыю эшләренең темплары турында сөйләгәндә, Марат Әхмәтов соңгы өч көндә республика буенча 32 мең гектарда яисә 2,3 процент бөртекле һәм кузаклы культуралар җыеп алынганлыгын әйтте. «Һәр җирдә диярлек һава торышы бер үк төрле иде, әмма урып-җыюның җитештерүчәнлеге төрле», - диде министр.

 Арча районы  6,4% җыйган.   Саба  – 5,9% суктырган,  1,4 мең тонна; Азнакай – 4,6% суктырган,  2,1 мең тонна җыйган; Сарман  – 4,5%,     2,0 мең тонна  җыйган.

Марат  Әхмәтов фикеренчә,  Әгерҗе,  Бөгелмә, Алексеевск, Чирмешән,  районнарында уңышны  җыю нуль  дәрәҗәсендә, Баулы  һәм  Менделеевск районнарында  1 :тан  кимрәк.    

 Гомумән, республика  буенча  көзге  бодайны  - 245 мең га, сабан  бодаен – 450 мең га, арпаны – 481 мең га, орлык  кукурузын – 52 мең га, шикәр чөгендерен   65 мең га мәйданда  җыярга  кирәк  булачак. 

«Ашлыкка бәяләр  2018 елга   караганда  яхшырак булачак,  дип көтелә. Беренчедән, калган  ашлык  күләме     10 млн. тонна  дәрәҗәсендә, узган  ел  20 млн. тонна  иде.  Бу күләмнәр базарга  тәэсир  итми,  әлбәттә.  Өстәвенә, кайбер  субъектларда,  шул  исәптән  Идел буе да җитди  корылык  кичерделәр», - диде  Марат  Әхмәтов.

Катнашучылар  кайбер  төбәкләр  буенча  уңдырышлылык  турында  мәгълүмат алдылар.  Мәс.,  Пенза өлкәсендә – 25,1ц/га, Мордовия Республикасында  – 24,0ц/га, Оренбург өлкәсендә  –10,4 ц/га, Ульян  өлкәсендә – 21,0 ц/га, Сарат өлкәсендә  – 15,2 ц/га, Башкортостан Республикасында  – 21,7 ц/га.

Марат  Әхмәтов  шулай  ук  Идел буенда  3 класслы  бодайга  бәяләр  буенча  белешмәләр  бирде:  бәяләр  - 10,5 мең сум/т,   5 класслы  бодай  – 9,2 мең сум/т.

«Бу бәяләр алга  таба  да  сакланыр дип өметләнәбез, - диде ул. – Шуңа  күрә  безгә  һәр тонна  икмәк  кадерле, һәм бөтен  көч-куәт  урып-җыюны  мөмкин  кадәр  сыйфатлы  һәм  югалтуларсыз  җыеп алуга  юнәлдерелгән  булырга  тиеш».

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы африка дуңгызлар чумасына карата булган вәзгыятьне кисәтте

Татарстан  белән  чиктәш  ике  төбәктә  африка  дуңгызлар  чумасына  бәйле    мәсьәлә республикада  дуңгызчылык  белән  шөгыльләнүчеләр  өчен  бу  бик  мөһим.   Бу  хакта  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  27  июльдә Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  әйтте.    

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы  әйтеп  узганча,  бу  елның  июль башында  шул  авырудан  үлгән     46 кабан дуңгызы  Түбән Новгород өлкәсендә  табылган.  Ә узган  атна  башында бу  куркыныч  дуңгызлар  вирусы     Ульян  өлкәсендә  теркәлгән. 

«Бу чыганаклар  республиканың  Чүпрәле районыннан   бары  тик    120-140 км ераклыкта  гына», -  дип  искәртте  министр.    

«Бу төбәкләрдә тиешле  хезмәтләр  тарафыннан әлеге  вирусның  таралуын  булдырмас  өчен  чаралар  күрелүгә  дә  карамастан, халык  белән  һәм  ауга  йөрүчеләр  белән  яклау  чаралары  турындагы  мәсьәләләр  хакында  сөйләшергә кирәк», – диде Марат  Әхмәтов,  муниципалитетлар  һәм Татарстан  Республикасының  тиешле  ведомстволары  җитәкчеләренә мөрәҗәгать  итеп.  

Министр урыннардагы  хакимият  органнарына төбәк  территориясендә  АЧСның  таралуын  булдырмас  өчен  халыкны  кисәтергә  кушты. 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы,  күрше  ике  төбәктә  африка дуңгызлар  чумасы вәзгыятен  истә  тотып,       дуңгыз тотучылар  дуңгызларны  урман  массивларына чыгаруны  чикләргә кирәклеген искәртте. “Чөнки  африка  дуңгызлар  чумасы  кебек  бу  бәланы үлән, җиләк, гөмбәләр   аша  да  хуҗалыкка  кайтарырга  мөмкин», - диде   Марат  Әхмәтов.  


Яссылатылган ашлыкны консервацияләү – югары сыйфатлы азык әзерләүнең нәтиҗәле ысулы

Нурлат  районының  «Агроинвест» ИК предприятиеләрендә  шундый    принцип  буенча  800 тонна  яссылатылган  арпа әзерләнгән.   Болар  -  КФХ Сөләйманов А.И. һәм    «Южный» АФ ҖЧҖ,  аларда   400әр тонна  шундый  ашлык  әзерләнгән.   якын  араларда  Мамадыш  һәм  Апас районнарында  да  арпаны   шулай  әзерләү  башлана.  

Хәзерге  ваакытта  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  белешмәләре  буенча  республика хуҗалыкларында  дымлы  ашлыкны  яссылату  өчен   «MURSKA» маркалы  26 техника  эшли.  

Мондый  әзерләүнең  уңай  ягы  шунда, бу  ашлыкны  гадәти  эшкәртү  өчен  кирәкле  төрле  операцияләрне  читләтеп  үтәргә  мөмкинлек  бирә:    киптерү,  ваклау һәм  башка эшләрне  башкару  таләп  ителми.  Мондый  ысул  шулай  ук  бөртеклеләрне  иртәрәк  җыярга  мөмкинлек  бирә,  ә  техника  һәм  эшче куллар  җитешмәгәндә,  шулай  ук  бар көчне  мөһимрәк  бурычларны,  мәс.,  орлык  өчен  ашлык,  башка  культураларны  җыюга  кулланырга  ярдәм  итә.  Шул ук  вакытта   мондый  ысул  белән  әзерләнгән  азык  туклыклырак була  һәм  озаграк  саклана.    

Яссылатылган  консервацияләнгән ашлыкның өстенлеге  тагын шунда: ул  тулысынча  куллануга   әзер,  аның  тузаны  чыкмый,  хайваннар  аны  бик  яратып  ашыйлар,  тиз эшкәртелә,  аннан  сөтнең һәм  итнең  сыйфаты  яхшыра,  савым һәм  терлекләрнең  авырлыгы  арта.       

Ашлыкны  яссылатудан  икътисадый  файда  ашлыкны  киптергәндә  тотыла  торган  энергияне  саклап  калуда  да  сизелә.  Моннан  тыш,     эксплуатация  чыгымнары  кими.  Ашлыкны  ваклый  торган  тегермән   энергиянең    ¼ен  генә  сарыф итә.   Әмма,  һичшиксез, иң  мөһим  өстенлек -  терлекләрнең  продуктивлылыгы артуда      (сөт, аксым, май, ит  җитештерүнең  артуында)  күренә.

Марат Әхмәтов: беренче яртыеллыкта аграрчыларның акчалата табышы 13%ка артты һәм ул 45 млрд сумга җитте

2019 елның  беренче  яртыеллыгында  терлекчелек  продукциясен  җитештерү  йомгаклары  һәм  икътисадый күрсәткечләр  турында  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  сөйләде.  

Киңәшмә  Барлык  муниципаль  районнар  белән  видеоконференция режимында узды,  аны  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  алып  барды.  Киңәшмә  эшендә  Татарстан  Республикасы  Премьер-министры  урынбасары   Рөстәм Нигъмәтуллин  катнашты.

Марат  Әхмәтов хәбәр  иткәнчә,  бу  елның  6  аенда  республикада  тулаем  авыл  хуҗалыгы  продукциясе   93 млрд сумлык  җитештерелгән.  Бу  узган  елның  шушы  чоры белән  чагыштырганда    2%ка күбрәк. 

Беренче  яртыеллыкта  аграрийларның  акчалата  табышы    13%ка һәм  артты  һәм  ул 45 млрд сумга  җитте. Терлекчелек  продукциясе  авыл  хуҗалыгы  оешмаларына     35 млрд сум  табыш  китерде: сөт  - 14 млрд сум,  терлек  ите  һәм  кош  ите  -  19 млрд сум,   2,4 млрд  сумлык  йомырка  сатылды.  

«Терлекчелектә  акчалата  табышның  артуы  районнарда  системалы  эш  алып  бару  белән  аңлатыла. Тукай районы  терлекчелек  продукциясен  8,4 млрд сумлык  сатты,   Лаеш  районы   –   2,3 млрд  сумлык, Зеленодольск  районы  да  -  2,3 млрд сумлык. Питрәч  һәм  Кукмара  районнары  -  1,5 млрд сумлык  диярлек. Саба,  Буа, Балтач  районнарының  табышы   1,3әр млрд сум. Әтнә, АКтаныш,  Арча районнарында  да  үсеш  күзәтелә», - диде министр. 

Натураль җитештерү күләмнәренә  килгәндә,  барлык  категория  хуҗалыкларда     931 мең  тонна  сөт   җитештерелде,    264 мең  тонна терлек  һәм кош-корт  үстерелде. 

Татарстанда быел беренче мәртәбә ашлык суктырып карадылар

Бүген  Лаеш  районында беренче  мәртәбә  ашлык  суктырып  карадылар.      «Волжская» ҖЧҖ  кырында     комбайн  «Скипетр» көзге  бодаеның  бер   алымын  урып карады.    

«Бездә хуҗалыкта   12,5 мең га  эшкәртелә  торган  җир  бар, – дип  сөйләде  хуҗалык  җитәкчесе   Илнур Шәйхразиев. – Быел  без  гектардан    30 центнерлап  уңыш  җыеп алырбыз  дип торабыз. Көзге  культуралар  - 2,3 мең  га, сабан чәчүлекләре     4,2 мең  га мәйданда. 

«Район буенча  көзге  культуралар   10,5 мең  га мәйданда  чәчелде, – дип  ассызыклады  Лаеш районының Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы     Виталий Германов. - Техника вакытында  ремонтланды  һәм урып-җыю кампаниясенә  әзер».

Беренсе суктыруны  тикшереп  карарга  дип  Лаеш  районы  башлыгы   Михаил Афанасьев та  килгән  иде.   «Волжская» ҖЧҖ – районда  иң  зур  хуҗалык  һәм аның  техника  белән  тәэмин  итлеше  дә  начар  түгел. Кешеләрнең  кәефе  күтәренке, барлык  техника  урып-җыю эшләренә әзер,  хезмәтне  саклау  кагыйдәләренә  дә аерым  игътибар бирелә», – дип,  нәтиҗә  ясады    Михаил Афанасьев.

Хуҗалыкның  баш  агрономы  Равил Сафиуллин аңлатып  киткәнчә,  кырның  бу  кишәрлеге  текәрәк  урында  урнашкан,  шуңа  күрә  игеннәр  дә,  башка   урыннардагыга  караганда,    иртәрәк  өлгерә,  бөртекләр  тиешле  катылыкка  җиткән.   Ул, комбайн  артыннан барып һәм коелу-коелмауны  тикшереп алганнан  соң,   суктыруның  сыйфатыннан    канәгать калды.  

Авыл ипотекасына беренче кертем 10% тәшкил итә, ә кредит ставкасы - елга 0,1 %тан 3%ка кадәр

2020  елның  1 гыйнварыннан Авылда  ташламалы  ипотека  программасы  эшли  башлый.  Россия Федерациясе  Хөкүмәте карары  проекты    авыл  ипотекасына  беренче  кертемне елга   10%тан  башлап  түләүне күздә  тота,  бу  хакта  хокукый  проектлар басылып  чыга  торган  сайттагы  документта  әйтелә.   

"Заем алучы үз акчаларыннан,  шул  исәптән федераль бюджеттан,  Россия  Федерациясе субъекты бюджетларыннан, җирле  бюджетлардан алынган  акчалардан,  йә  заем алучының оешмасыннан – эш  бирүчедән алынган  акчалардан (“Авыл территорияләрен комплекслы  үстерү” Россия  Федерациясе  дәүләт программасы  чараларын  гамәлгә ашыру  кысаларында  алынган  социаль түләү  акчаларыннан  тыш)  сатып  алына  (төзелә) торган  торак  хакыннан   10   процент яки  аннан  күбрәк  сумманы  түли", - дип  әйтелә  карар  проектына  кушымтада.  

Бу  чакта  кредит  ставкасы   кредит  шартнамәсенең  бөтен  срогына  елга  0,1 %тан  3%ка кадәр  була,  ул  срок  25 елдан  артыграк  була  алмый.     Ташламалы  ставка  заем  алучының  үзен  иминләштергәндә  генә гамәлдә  була.      

Ташламалы  кредит  күләме  Россия  Федерациясе   авыл  территорияләре  өчен   3 миллион сум тәшкил  итә,    Ерак Көнчыгыш  федераль округы моңа  керми,  анда  бу  күләм   5 миллион сум  була.  Мәскәү,    Петербург һәм  Мәскәү  өлкәсе территорияләре  программада  катнашмыйлар.  

Россия  Федерациясе  Хөкүмәте  карары  проекты коррупциягә  каршы  бәйсез экспертизалау стадиясендә.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  шуңа  игътибар  юнәлтә:  проект  буенча  фикер  алышуда  катнашырга, үз  фикереңне  калдырырга. Тәкъдимнәрне  Норматив  хокукый  проектларның  федераль  порталындада  кертергә   мөмкин.  

 

Марат  Әхмәтов: төп  чәчү  эшләрен  10  майга  төгәлләү  планлаштырыла

 

Бүген    Татарстан  Республикасы Министрлар Кабинетында  уздырылган    брифингта  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  язгы  кыр эшләренең  барышы  һәм  авыл  хуҗалыгы  товар  җитештерүчеләренә  дәүләт  ярдәме  турында  сөйләде.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы хәбәр  итүенчә,  Татарстанда  агымдагы  елда  чәчүлек  мәйданы    2,8 млн. га тәшкил итә.  Сабан  чәчүе     1,7 млн. га мәйданда  башкарылган, бөртекле  һәм кузаклы  культуралар   -  1,5 млн. га, техник  культуралар   - 336 мең га, азык  культуралары    1 млн. гектарга  якын  тәшкил  итә. 

Көзге  культуралар  561 мең га мәйданда  чәчелгән (көзге  бодай - 428,6 мең га, көзге  арыш  - 126,9 мең га, тритикале (бодай  һәм арыш гибриды) - 5,3 мең га). «ТР  Президенты  күрсәтмәсе  буенча  2  майдан республикада    ГХ (ЧС)   режимы  кертеде.  Хәзерге  вакытта  күпчелек  хуҗалыкларда  һәлак  булган  көзге  чәчүлекләрне  кабат  чәчү  эшләре  актив  бара», - дип  аңлатты  Марат  Әхмәтов. 

Республиканың  а50 кг-нан  артык  выл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре   тарафыннан  бер гектарга      минераль  ашламалар  тупланган  (узган  елның  шул  датасына   бу  күрсәткеч   47,5 кг/га иде).

«Бүгенгә  сабан  культуралары    900 мең гектар мәйданда,  ягъни  планның    52%ында  чәчелгән, - дип ассызыклады  Марат  Әхмәтов.    – Төп  чәчү  эшләрен  10 майга  төгәлләү  планлаштырыла».

Министр сүзләренә  караганда,  7 майга  бөртекле  сабан  культуралары    604 мең га  мәйданда  чәчелгән. Шикәр  чөгендере  -  52 мең га, майлы  культуралар  -   100 мең га, яшелчәләр  –   420 га, бәрәңге  – 187 га. Орлыклар  белән  тәэмин  ителеш    110%  тәшкил  итә, бу  һәлак  булган  көзге  культураларны  кабат  чәчәргә  дә  җитә.  

“Аксубай, Актаныш, Буа, Чүпрәле, Зәй һәм Нурлат   районнары  игенчеләре  югары  темпларда  эшлиләр  –  аларда  барлык  мәйданның    70%тан  артыгы  чәчелгән, - диде  Марат  Әхмәтов, - республикада  арттка калган  районнар  юк, алдарак бара  торган   районнар  һава  торышына  бәйле  рәвештә       язгы  чәчүгә  башкалдарга  караганда  иртәрәк  чыга  алдылар».

Авыл  хуҗалыгы җитештерүчеләренә дәүләт  ярдәме  2019 елда    12,8 млрд сум  тәшкил  итә, шул  исәптән   4,1 млрд сум   –   РФ бюджетыннан һәм   8,7 млрд сум  – ТР бюджетыннан. Быел  ярдәмнең  төп   юнәлешләре түбәндәгеләр: үсемлекчелек  өлкәсендә  бәйле  булмаган  ярдәм  күрсәтүгә   – 782,6 млн сум,   минераль  ашламалар  сатып  алуга  – 1,5 млрд сум, техника  сатып  алуга  – 2 млрд сум,   мелиорация  чараларын  уздыруга   – 296 млн сум. Яңа  эш  башлаучы  фермерларга, гаилә  фермаларына  һәм  авыл  хуҗалыгы    кооперативларына  грантлар  бирүгә    1 млрд сум  каралган,  шәхси  ярдәмче хуҗалыкларга  субсидияләргә   – 566 млн сум.

 «Язгы  кыр  эшләренә  төрле статьялар  буенча  бюджеттан     6,2 млрд сум   субсидия  каралган. Акчаларның  күпчелек   өлеше    (5,2 млрд сум) хуҗалыкларга  җиткерелоде инде», - дип  сөйләде  Марат  Әхмәтов. 

 Брифинг азагында  Марат  Әхмәтов   журналистларның  күпсанлы  сорауларына  җаваплар  бирде. 

Пресс – служба Минсельхозпрода РТ


Татарстанда  АПК объектларын  ремонтлау  һәм төзү  буенча  республика программалары расланды

 

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы    Татарстан  Республикасы Төзелеш,  архитектура һәм торак-коммуналь  министрлыгы белән  берлектә  авыл  хуҗалыгын үстерү өчен  2019 елга  түбәндәге  программаларны расладылар:   155 сыер  абзарын  капиталь ремонтлауга,     68  машина – трактор  паркын, 129 ындыр  табагы  хуҗалыгын  ремонтлауга   - 1,2 млрд сум. Объектларны   капиталь  ремонтлау  кысаларында  түбәләр, стеналар,   тәрәзәләр, идәннәр ремонтланачак һәм башка эшләр  башкарылачак;   140 баштан  390 башка кадәр  исәпләнгән  яңа  12  сыер  абзарын  төзүгә,    105 - силос-сенаж траншеясы төзүгә  - гомуми финанслау  күләме    600 млн.сум,  сөт  җитештерү  өчен   1598 өстәмә  терлек  урыны булдыруга,  шулай  ук  132 мең  тонна  силос  һәм   сенаж саклау  урыны булдыруга.  

Бу  чаралар  финанслашу   принципларында  гамәлгә ашырыла.  Тиешле  эшләрне башкаруга  авыл  хуҗалыгы  предприятиеләре чыгымнарының  30%ын  каплау  өчен   Татарстан  Республикасы  бюджетыннан    537 млн сум  бирү  карала.  2019 елга  расланган    объектлар  исемлеге  нигезендә  кайбер  хуҗалыклар  төзелеш  һәм ремонтлау  эшләренә  керештеләр  дә  инде.  

Бүгенге көндә  Министрлыкта  2020  елга  ихтыяҗларны  билгеләү  исемлеген  төзи  башладылар.    Күрсәтелгән  программаларда  катнашырга  теләүче  хуҗалыклар  районнарда  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсенә мөрәҗәгать  итә  алалар.  Аларның  телефоннары  һәм адреслары      Министрлыкның  рәсми  сайтында  урнаштырылган.  


Бакчачылык  һәм яшелчәчелек  ширкәтләре  игътибарына

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы коммерциячел  булмаган  бакчачылык   һәм яшелчәчелек   ширкәтләренә    шуны  хәбәр итә,  җир  асты  суларын  чыгару  максатында  байлыкларыннан  файдалануга  скважиналарны   лицензияләү  мәҗбүри процедура.  Су чыгару  скважинасына лицензия  алу  зарурлыгы  гамәлдәге  законнарда   (“Җир асты  байлыклары  турында” Россия  Федерациясе  законы, 21.02.1992 № 2395-1) беркетелгән.  Җир асты  байлыкларыннан   файдалану       лицензия  рәвешендәге  махсус  дәүләт  рөхсәте  белән  рәсмиләштерелә,  ә  җир  асты  суларын  чыгару  максатында  су  җыю   скважинасыннан  файдалану  җир  асты  байлыкларыннан  файдалануга  керә.  

Бүгенге  көндә  Татарстан  Республикасында  җир  асты  суларыннан  файдалану  максатында  җир  асты  байлыкларыннан  файдалану  хокукына  намуслы  файдаланучылар  тарафыннан    1217 лицензия  алынган. 

Коммерциячел  булмаган  бакчачылык  һәм (иясә) яшелчәчелек    ширкәтләрен хуҗалык-көнкүреш  суы  белән  тәэмин  итү  максатларында  җирле  әһәмияттәге  җир  асты  байлыкларыннан  файдалану  хокукын  алу  өчен  документлар  исемлеге   “Җир асты  байлыклары  турында” Татарстан  Республикасы Законының  35.8.2 статьясында (30.11.2018 №95-ТРЗ) билгеләнгән, болар:

1.Җир асты  байлыкларыннан  файдалану  хокукына  лицензия  бирүгә  гариза;

 2.Устав;

3. Юридик затларның  бердәм  дәүләт  реестрыннан  (Шәхси  эшкуарларның  бердәм  дәүләт  реестрыннан) өземтә;

4. Юридик затны  теркәү  турында  таныклык  күчермәсе; 

5. Мөрәҗәгать итүченең  салым  органында  исәпкә  куюлуы  турында  таныклык  күчермәсе, салым  түләүченең  идентификация  номерын  күрсәтеп; 

6. Салымнар  һәм җыемнар  түләү  буенча  бурыч  булу  яисә  булмау  турында  салым  органнарыннан  белешмә     (су  салымы    квартал саен  20  нче  числога  кадәр  түләнә);

7. Җир асты  байлыкларыннан  файдалануга  лицензия  бирү  өчен  дәүләт пошлинасы  түләү  турында  документ    (2020  елның  1  гыйнварыннан  үз көченә  керә   (ТР  Законының  2 статьясы,  3 пункты,  30.11.2018 №95-ТРЗ);

8. Файдалануга  бирелә  торган  җир әһәмияттәге  җир  асты  байлыклары  кишәрлегенең топографик    планы  күчермәсе  (өч  нөсхәдә);

9. Файдалануга  бирелә  торган  җир әһәмияттәге  җир  асты  байлыклары  кишәрлеге турында  мәгълүмат, анда  түбәндәге  белешмәләр  булырга  тиеш: 

- су  әзерләү  системасын  куллану  турында  белешмәләр   (булса);

- су  чыгару  схемасы,  җир  асты  байлыклары  кишәрлегендә  урнашкан скважиналарның  географик   координатлары;

- җир  асты  байлыклары  кишәрлегендә  урнашкан скважиналарның конструкцияләре һәм билгеләнеше  турында  белешмәләр;

- су  чыгару  корылмасын эксплуатацияләү режимының   тасвирламасы;

- чыгарыла  торган  җир  асты  суларының күләмен һәм сыйфатын  исәпкә  алу  һәм тикшереп  тору  чаралары  турында  белешмәләр    (булса);

- җир  асты  байлыклары  кишәрлегендә  кирәк  кадәр  күләмдә  җир  асты  суларын  чыгару мөмкинлеген  нигезләү.  

10. Су чыгару скважинасы  паспортының  күчермәсе;

11. Кирәк  кадәр  күләмдә  җир  асты  суларын  чыгаруны  исәпләү  һәм   нигезләү; 

12. Су объектының  санитар  кагыйдәләргә  туры  килүе һәм      кешеләр  өчен  имин куллану  шартларына туры  килүе - эчәргә  яраклы   булуы  турында  санитария-эпидемиология  бәяләмәсе  күчермәсе.  Су объектыннан  техник су  белән  тәэмин  максатында   өчен  куллану  өчен     – аттестацияләнгән лабораториянең лаборатор тикшерүләре  нигезендә  җир  асты  суларының  химик  составы  турында  белешмәләр. 

Әгәр 3 һәм 6 пунктларда  каралган документларны  мөрәҗәгать итүче  үз  инициативасы  белән  тапшырмаган  булса,  алар  җир  асты  байлыкларының  дәүләт  фонды  идарәсе  органы  тарафыннан  мөстәкыйль  рәвештә  соратып  алына.  Документларның  күчермәләре  билгеләнгән  тәртиптә  таныкланган  булырга  йә, аларның  оригиналлары  күрсәтелеп, 1  нөсхәдә түбәндәге  адрес буенча    Татарстан  Республикасы Экология  һәм табигать  ресурслары  министрлыгына  тапшырылырга  тиеш: Казан шәһәре, Павлюхин ур., 75, 314  каб.,  консультацияләр  өчен  телефон (843)267-68-68.

Пресс – служба Минсельхозпрода РТ

Марат Әхмәтов: үзара җаваплылык бик мөһим

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  Татарстан  кулланучылар  җәмгыятьләренең  гомуми  хисап җыелышы  узды.  Чара  башланыр алдыннан   кунаклар Министрлык  бинасы фойесында оештырылган район кулланучылар  җәмгыятьләре җитештергән  продукция күргәзмәсен  карадылар, биредә  җтөрле  ит  продукциясе, казылыклар, камыр  ризыклары,  татлы әйберләр,  сәламәтлек  өчен файдалы  чәй  үләннәре  бар  иде. 

Җыелышны  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  ачты  һәм нотык  өчен   сүзне  Татпотребсоюз идарәсе  рәисе    Мәхмүт   Фәттаховка бирде.  Ул  2018 елгы  эшкә  йомгаклар  һәм 2019 елга  бурычлар  турында  сөйләде.   Нотыктан  күренгәнчә,    2018 елда Татарстан  кулланучылар  җәмгыятьләре  системасында   товар әйләнеше  күләме     бер млрд 76 млн сум  булган,  бу 2017 елга  караганда    9%ка күбрәк, шул ук  вакытта   кулланучылар  кооперативларының үз продукциясе  күләме    85 процент  тәшкил итә.   «Татарстан Хөкүмәте соңгы  елларда  кулланучылар    кооперациясенә  төрле статьялар буенча   700 млн. сумнан  артык  ярдәм  күрсәтте.  Күрелгән чаралар  нәтиҗәсендә Татпотребсоюз эшчәнлегенең  2018 елдагы гомуми күләме     25 миллиард  252 миллион  сум  булды (2017 елга  карата 110%). Эшчәнлектә  үсеш  һәм тотрыклылыкны   Алексеевск, Буа районнары  кулланучылар  җәмгыятьләре,   Мәлки  авыл кулланучылар  җәмгыяте һәм оешмалар  тәэмин итте», – дип билгеләп  үтте  нотыкчы.

Районда  кулланучылар кооперациясенең  үсеше  һәм  эш  тәҗрибәсе  турында  Зәй  муниципаль районы  Башкарма комитеты җитәкчесе    Илнар  Хафизов сөйләде. Кайбыч  районыннан  Мәлки  авыл кулланучылар   җәмгыятенең  эш тәҗрибәсе  турында Салават Халиков чыгыш  ясады.

Россия  Федерациясе  Үзәк  берлегенең  төбәкләр  белән  эшләү   Начальник  идарәсе  башлыгы, Татарстанда  дәүләт һәм   кооперациянең  үзара  хезмәттәшлеге  буенча     уникаль вәзгыять  урнашкан,  дип билгеләп  үтте һәм  Россиянең  башка  субъектларында  да  республиканың  уңай  тәҗрибәсен кулланырлар,  дип ышаныч  белдерде. 

Җыелыш  азагында  Марат  Әхмәтов Татарстан  кулланучылар  берлегенең 2018 елгы  эшчәнлегенә  уңай  бәя бирде.    «Татарстанда  кулланучылар     кооперациясенә  ихтыяҗ кимеми, ул елдан-ел  арта  гына бара.   Без  республика  һәм Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм Миңнеханов игътибарыннан  да  мәхрүм  түгел, чөнки аның  кулланучылар кооперацисе  эшендә  үз тәҗрибәсе  бар һәм  андагы  проблемаларны  тирәннән аңлый.    Әмма  без  гел  ярдәм    көтеп кенә  ятарга  тиеш  түгел. Үзара  җаваплылык бик мөһим.   Яңа, заманча  алымнар эзләп табарга һәм  башка төбәкләрнең  аерым уңышлы  тәҗрибәләрен  өйрәнергә    кирәк», - диде  Марат  Әхмәтов.

Рөстәм Миңнеханов: Зәй  районының  аграр комплексы  соңгы  елларда  уңай  үсеш  күрсәтә  

6 февраль  2019 ел,  чәршәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  һәм Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов эш сәфәре  белән  Зәй  муниципаль районына килделәр.   

Эш сәфәре  кысаларында  кунаклар  район  башлыгы    Рәзиф Каримов белән бергә  яңа  Агросәнәгать паркын карадылар, ул  узган  елның  декабрендә  ачылган  иде.   Биредә  сатып алучылар ит, сөт продукциясе, яшелчәләр,  җиләк-җимешләр, ярма,  икмәк  әйберләре  сатып ала алалар.      Товарларны  җирле  җитештерүчеләр,  шулай   ук Түбән Кама, Мамадыш, Балык Бистәсе  районнары һәм башка районнар   фермерлары китерә.  

Агросәнәгать паркында  авыл  хуҗалыгы  продукциясен эшкәртү  буенча  тест  мәйданчыгы  эшли.    Ит  цехында  тәүлеккә   2,5 тонна  ит,  2  тонна  яшелчә шкәртеп  була, ә ярмаларны  һәм  коелучан  әйберләрне  төргәкләү   цехы көнгә  5  тонна  товар  төргәкләү өчен   исәпләнгән.   Төргәкләнгән азык-төлек  товарлары   Агросәнәгать паркында да,  шулай  ук  сәүдә  челтәрләре  аша  да  сатыла. 

Татарстан  Республикасы  Президенты  Рөстәм  Миңнеханов  бу  проектның  авыл  хуҗалыгында  кече  һәм урта  эшкуарлыкны  үстерүгә  юнәлдерелгән булуын  билгеләп  үтте.  Ул  фермерларга  Агросәнәгать паркының  мөмкинлекләре  турында  мәгълүмат  бирергә  һәм  аларны яңа  мәйданчыкка чакырырга  кушты.   

Президент шулай  ук  Зәй  муниципаль районы  Советы утырышында  катнашты,  анда  2018 елда  районның социаль-икътисадый  үсешенә  йомгаклар  ясалды  һәм  агымдагы  елга  бурычлар  куелды.   Йомгаклар  турында  район  башлыгы   Рәзиф Кәримов сөйләде.

Утырыш  азагында  Рөстәм Миңнеханов Зәй  муниципаль районын  уңай  үсештәге  район  дип атады, аерым  предприятиеләрнең  һәм авыл  хуҗалыгы  оешмаларының  уңышларын  билгеләп үтте,  шулай  ук  авылда  кече  һәм урта бизнесны,  кече  хуҗалыкларны  үстерү   эшен  яхшырту  буенча  үзенең  тәкъдимнәрен әйтте  һәм  зәйлеләрне  ТАССРның  100 еллыгын  яңа  хезмәт уңышлары  белән  каршыларга  өндәде.  

 

Соңгы яңарту: 2019 елның 14 октябре, 14:47

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International