яңалыклар 2018 ел

Айрат Хәйруллин: “Тотрыклылык өчен ферма хезмәткәрләренең уртача айлык хезмәт хакын 25 мең сум һәм сатып алу бәяләрен 32 сум дәрәҗәсенә җиткерергә”

 25 гыйнварда РФ Дәүләт Думасы комитетының аграр мәсьәләләр буенчарәисе урынбасары, “Союзмолоко”  Сөт җитештерүчеләре милли берлеге президенты Айрат Хәйруллин  бизнес-форумда чыгыш ясады, сөт тармагының төп мәсьәләләрен һәм проблемаларын тикшерүдә катнашты.

Авыл хуҗалыгы тармагы өчен мөһим “Сөт җитештерү һәм эшкәртү: стратегия, анализ, технологияләр, куркынычсызлык, сыйфат” бизнес-форумы  Мәскәүдә Халыкара сәнәгать академиясендә үзенең эшен ачып җибәрде. Чарада катнашучылар сөт тармагының  киләчәген, сыйфат үсешен, куркынычсызлык һәм экологик таләпләрнең үтәлеш мәсьәләләрен тикшерделәр.

 Айрат Хәйруллин, тармак илнең агросәнәгать комплексында иң мөһим буын, һәм, кыенлыкларга да карамастан, азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча мөһим бурычларны үти,  дип басым ясап әйтте.

 Шуның белән бергә агросәнәгать комплексында иң күп капитал салуны таләп итә һәм чыгымнарны озак кайтара торган производство авыр заманнар кичерә.

 

“Айрат Хәйруллин: “Милеккә салым хәтта сыерга да кертелде, бу тармакны үстерүгә бик нык комачаулый. Әлеге салымнарны бөтен төбәкләр дә бетермәде”, – диде депутат. Көндәшлеккә сәләт турында сөйләгәндә Айрат Хәйруллин, базардагы җитди һәм бик тә сизелерлек  тотрыксызлык Беларусьтан китерелә торган сөт аркасында килеп чыга: аннан килешенгәннән  1,5-2 тапкыр, хәтта анда җитештерелгәннән күбрәк тә килә, дип билгеләп үтте.

 Сөт җитештерүчеләр берлеге президенты, 2018 елга кайбер компанияләр сөт бәясен рәсмиләштерделәр инде һәм бу түбән сатып алу бәяләрен көтү шартларында бик мөһим, дип канәгатьләнеп әйтте. “Безгә тотрыклы бәя кирәк.  Җәен бәяләр кимегән чакта предприятиеләр бөлгенлеккә төшәргә мөмкин. Тотрыклы нәтиҗәләргә ирешү өчен ферма хезмәткәрләренең уртача айлык хезмәт хакын 22-25 мең сумга, сатып алу бәяләрен майлылыгы – 4,1%, аксымы 3,3% булган югары сортлы сөтнең литрын  30-32 сум дәрәҗәсенә җиткерергә кирәк”, – дип сүзен тәмамлады ул.

Айрат Хәйруллин: “Республика өчен авыл хуҗалыгы бик мөһим.. Бу халыкның традицион яшәү рәвеше дә. Шуңа күрә аның белән шөгыльләнәчәкбез”

Бүген “Бердәм Россия” партиясе Татарстан төбәк бүлекчәсенең сәяси советы утырышында федераль һәм төбәк проектлары гамәлгә ашыруга кабул ителде һәм аларның координаторлары расланды. Татарстанда “Россия авылы” дигән яңа проектка әйләнде, аны РФ Федераль Җыелышы Дәүләт Советы депутаты Айрат Хәйруллин координацияләячәк.

 Депутат, “Республика өчен авыл хуҗалыгы бик мөһим. Шул исәптән бу халыкның традицион яшәү рәвеше дә. Шуңа күрә аның белән шөгыльләнәчәкбез”, дип басым ясап әйтте.

Исегезгә төшерәбез: авыл территорияләрен аның җитәкчелегендә үстерү эше әле 2007 елга ук федераль дәрәҗәдә – илкүләм проект кысаларында башланган иде.

–       Безнең бүген әлеге проектка әйләнеп кайтуыбызны бик мөһим, дип саныйм мин. Россия бүген чит ил азык-төлегенә бәйле ил түгел инде. Без бүген кайбер продукция буенча үз җитешлегә әйләндек, ләкин экспортка да юнәлеш тотабыз – ашлыкны чит илгә чыгару буенча дөньяда икенче урында, бодайны чит илгә чыгару буенча беренче урында торабыз. Бүген без   гаять күп күләмдә тавык һәм дуңгыз итен чит илгә чыгарырга сәләтле, безгә базарларны яулап алырга кирәк, – дип ассызыклады депутат.

Айрат Хәйруллин  бу өлкәдә иң зур проблема – сөт һәм сыер ите белән тәэмин ителеш, дип билгеләп үтте. “Бу бик катлаулы юнәлешләр – алар аерым якын килүне таләп итә. Шуның белән бергә Татарстан РФда сөт җитештерү буенча беренче урында тора. Без республикадан 40 процентлап чималны читкә чыгарабыз. Сөт мәсьәләсе белән барысы да яхшы булганда без бәхетле. Әгәр сөт белән бүгенге кебек уеннар һәм проблемалар башланса, бездә кыенлыклар килеп туачак.

“Бердәм Россия” съездында федераль партия проектларын, аларны нәтиҗәлерәк гамәлгә ашыру өчен, киметү турында карар кабул ителде. 2018 елда гамәлгә ашыруга 26 проектның 14 е кабул ителде. Кайберләре үзгәрешсез калды, ә аларның бер өлешен эреләндерделәр. Мәсәлән, “Шәһәр мохите”  проектын “Кечкенә шәһәрләр парклары” белән берләштерделәр.

 

 

Соңгы яңарту: 2018 елның 25 декабре, 14:33

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International