Район кырларында урып-жыю тулы куәткә бара

2017 елның 24 августы, пәнҗешәмбе

Хәмитов крестьян-фермер хуҗалыгында  иртәдән кичкә кадәр дүрт бөртекле ашлык урып-җыю комбайны эшли. Без җомга көнне биредә ашлык суктыручы комбайнчылар белән очраштык һәм әлеге хуҗалыктагы уракның  барышы турында сөйләштек.

Анатолий Пеньковцев, Василий Базеев, Владимир Варламов һәм Владимир Никипеловны без Биләрдән 10 чакрым ераклыкта урнашкан кырда очраттык, алар анда бодай суктыра иделәр.

Комбайнчыларның сүзләренә караганда,  уңыш быел бик әйбәт, гәрчә урып-җыю кампаниясенә 20 көнгә соңрак керешсәләр дә.

– Без басуга 4 августта чыктык, ә узган ел бу вакытта (18 августта) урып-җыюны тәмамлаган идек инде, –ди Анатолий Пеньковцев. – Уңыш бик әйбәт, эшләве дә күңелле. Дөрес, илебездә эшләнгән “Нива”лар бераз авыррак бара, тыгыз теземнәрне алар көчкә суктыра, алар мондый уңышка исәпләнмәгән. Ә менә ике заманча  “Тукан” өчен бу эш хәлләреннән килерлек, - ди игенче.

Уңыш мул булу сәбәпле хуҗалык җитәкчеләренең дә эшләре күп. КФХ башлыгы урынбасары Олег Гайнуллин, язын беркем дә мондый уңыш булыр дип көтмәгән иде, дип әйтеп куйды.

– Хәзер бу комбайннар эшләгән басуда уңышлылык һәр гектардан 60 центнер тәшкил итә, ә башка  кырларда көзге бодай уңышы гектарыннан 60 центнердан да артып китә. Бүгенге көнгә без 50 проценттан артык мәйданны урып-җыйдык инде,  2780 тонна ашлык суктырдык.

Бодайдан тыш, борчак урып-җыюга керештек. Арпа белән солыны җыеп алдык. Әлеге культураларның уңышлылыгы һәр гектардан 40 центнердан артык тәшкил итә. Быелгы урып-җыю кампаниясендә узган ел ашлык киптергеч сатып алып урнаштырганга күрә безгә җиңелрәк.

Шуңа күрә  бөртекнең дымлылыгы эшкә комачауламый:  урып-җыю иртәдән үк, чык төшкән вакыттан  алып, кичке караңгыга кадәр бара. Амбарларга бары тик коры һәм чиста ашлык кына салабыз. Тиздән безнең амбарлар бөтен уңышны сыйдырып бетерә алмаячаклар, шуңа  күрә саклау һәм сату өчен өстәмә вариантлар эзләргә кирәк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International