Алексеевск районы узган пәнҗешәмбедә мәртәбәле кунакларны кабул итте

2017 елның 20 июле, пәнҗешәмбе

Узган пәнҗешәмбедә, 13 июльдә, Алексеевск районы дәрәҗәле кунакларны кабул итте. Тарихи урында – Биләрдә «Сәләт» VI халыкара яшьләр белем бирү форумы тантаналы төстә ачылды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов форумның иң мәртәбәле кунагы булды.

Шушы гаять зур бәйрәмдә бөтен Татарстаннан, Россиянең башка төбәкләреннән, шулай ук якын һәм ерак чит илләрдән биш меңнән артык талантлы һәм сәләтле балалар катнашты.
ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, Алексеевск муниципаль районы башлыгы Владимир Козонков  яшьләр форумы ачылышының мәртәбәле кунаклары булдылар.
Мәгълүм булганча, “Сәләт” ял итү урыны гына түгел. Барыннан да элек, бу – акыл һәм иҗат потенциалын үстерү өчен мәйданчык. Нәкъ менә шуңа күрә палата шәһәрчеге, “Сәләт” фән һәм белем бирү үзәге территориясендә форумның төп темасы – “4 нче сәнәгать инкыйлабы контекстында мәгариф” темасын ачу өчен 30 дан артык белем бирү мәйданчыгы эшләде.
Район башлыгы Владимир Козонковның озата йөрүендә Президент быел төзелгән Педагог йортында булды. Республика хәкиме шулай ук яңа зур бассейнга да бәя бирде, анда беренче тапкыр Үзәк территориясендә су полосы буенча ярышлар булып узды. Барлык бу объектлар үзебезнең “Стройдорсервис” төзүчеләре кулы белән төзелгән. Моның өчен алар гаять югары бәя алдылар. Шунысын да әйтеп китәргә кирәк, Рөстәм Нургали улының ышаныч күрсәтүе – моннан соң да төрле проектларга акча алу өчен зур аванс.
Ватерпол матчының төп судьясы ике тапкыр Олимпия уеннары призеры, җиденче чакырылыш Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Ирек Зиннуров иде. Педагог йортында чит илләрдә яшәүче “Сәләт” сменаларында катнашучылар белән очрашу булды.
“Сәләт” ветераны, җыр авторы Илназ Сафиуллин башкаруында бу ел форумының җырын тәкъдир итү һәм форумда катнашучыларның дәртле бию флэшмобы чараның иң югары ноктасы булды.
– Бу форумны оештыручыларга рәхмәтемне җиткерәсем килә. “Сәләт” бергәлеге елдан-ел үсә. Вәкиллек бездә генә түгел, ә бәлки чит илләрдә дә ачыла. Без киләчәктә дә сезгә ярдәм итеп торырбыз, барлык башлангычларыгызда да таяныч булырбыз. Сәламәтлек, бәхет, уңышлар сезгә! – диде Рөстәм Нургали улы Миңнеханов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International