«Газпром космик системалары»ААҖ һәм “Космик элемтә” ФГПУ хәбәре буенча 17 һәм 19 июль көннәрендә космик аппаратларда (КА) һәм аппарат-студия программалары комплексында (АСК) регламент-профилактика эшләре планлаштырылды, шул уңайдан аналог һәм санлы тапшырулар программаларын трансляцияләү туктатылырга мөмкин.
Бүген түбәндәге программаларны тапшыруда тәнәфесләр булырга мөмкин:
- «Первый канал» – иртәнге 2 дән 5 кә кадәр (КА «Экспресс АМ7» 40° В.Д.);
- «Россия 1» – иртәнге 2 дән 5 кә кадәр (КА «Экспресс АМ7» 40° В.Д.);
- «Петербург 5 канал» – иртәнге 2 дән 5 кә кадәр (КА «Экспресс АМ7» 40° В.Д.);
- «НТВ» – иртәнге 2 дән 5 кә кадәр (КА «Экспресс АМ7» 40° В.Д.);
- 1 нче һәм 2 нче мультиплексның программалар пакеты – иртәнге 2 дән 5 кә кадәр (КА «Экспресс АМ7» 40° В.Д.);
- «Россия Культура» – иртәнге 2 дән 7 гә кадәр (АСК).
Ә чәршәмбе көнне, 19 июльдә, түбәндәге программаларны тапшыруда тәнәфесләр булырга мөмкин:
- «Матч ТВ» – иртәнге 2 дән көндезге 10 га кадәр (КА «Ямал-401» 90° В.Д.)
- «Карусель» – иртәнге 2 дән көндезге 10 га кадәр (КА «Экспресс АТ1» 56° В.Д.);
- «Россия Культура» – иртәнге 2 дән көндезге 10 га кадәр (АСК);
- «НТВ» – иртәнге 2 дән көндезге 10 га кадәр (АСК);
- «ТВ-Центр» – иртәнге 2 дән көндезге 12 гә кадәр (АСК);
- «Звезда» – иртәнге 2 дән көндезге 2 гә кадәр (АСК).