Айрат Хәйруллин: “Проектның максаты һәм бурычлары Бөек Ватан сугышы турындагы тарихи дөреслекне сакларга һәм таратырга булыша”

2017 елның 14 июле, җомга

Кичә, 13 июльдә, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин Гражданлык һәм патриотлык проекты – “Халыкара “Ветераннар” видеочелтәре” иҗтимагый масса-медиа проекты турында фикер алышу өчен “Россия ветераннар партиясе” рәисе Илдар Резяпов белән очрашты.

Быел Интернет челтәренә чыгарылган  күләмле проект Бөек Ватан сугышы вакытында сугышкан кешеләр, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балалары, шушы коточкыч елларны үз башыннан кичергән һәркемнең язмышы турында сөйләүче күп кенә видеосюжетлар рәвешендә тәкъдим ителде.

Айрат Хәйруллин асылда халыкның тарихи архивы булып торучы проектның актуаль һәм заманча булуын билгеләп үтте.

– Проектның  максаты һәм бурычлары  Бөек Ватан сугышы һәм сугыштан соңгы еллар турындагы тарихи дөреслекне сакларга һәм таратырга булыша, чөнки аны ветераннардан гына түгел, ә бәлки фашист концлагерьләренең нәни тоткыннарыннан, сугыш чоры балаларыннан, тыл хезмәтчәннәреннән дә ишетергә мөмкинлек бирә. Бу, һичшиксез, фашизмны җиңеп чыккан ил буларак Россиянең халыкара абруен ныгытырга ярдәм итәчәк, дип басым ясап әйтте Айрат Хәйруллин. – Бу кайбер илләрдә  неофашистик һәм террористик оешмалар эшчәнлеге активлашкан безнең көннәрдә бигрәк тә мөһим нәрсәгә әйләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International