Алексеевск районында Кәримовлар гаиләсен “Мәхәббәт һәм тугрыклык өчен” медале белән бүләкләделәр

2017 елның 7 июле, җомга

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне алдыннан Зирекле авылында Кәримовлар гаиләсе “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале белән бүләкләнде. Быел бу ир белән хатын бергә яшәүләренең 55 еллыгын билгеләп үтәчәкләр.
Россия дөньяның традицион гаилә кыйммәтләрен саклаучы күп булмаган илләрнең берседер, мөгаен. Безнең державада гаилә кору, балалар тудыруның кеше тормышында иң мөһим нәрсә икәнен күрсәтүче бәйрәм бар. Православие белән Ислам бу мәсьәләдә бердәм. Зирекле авыл мәдәният йортына Кәримовлар гаиләсен шушы истәлекле медаль тапшыру вакыйгасы белән котларга төрле милләт һәм дин вәкилләренең килүе тикмәгә генә түгел.
Кызыл Уракчы авылында Кәримовлар гаиләсе 1962 елның ноябрендә корыла. Мөнип Фәрдегаләм улы белән Хәнифә Абдулла кызы – икесе дә Кызыл Уракчы авылыннан һәм бер-берсен бала чактан ук беләләр. Икесе дә күп балалы гаиләдән. Әтиләре Бөек Ватан сугышы ветераннары. Мөнип Фәрдегаләм улы – 1936 елның мартында,  Хәнифә Абдулла кызы 1942 елның 16 августында туа. Аларга бала чактан ук авыр крестьян хезмәтен үз җилкәләрендә татырга туры килә. Ир белән хатын хезмәт юлларын лаеклы үтәләр, һәрчак туган җирләрендә, үз авылларында илебез һәм гаиләнең иминлеге өчен тир түгеп эшлиләр. Алар өчен иң мөһиме өй төзү, балаларын лаеклы кешеләр итеп тәрбияләү, ата-аналарына һәм якыннарына ярдәм күрсәтү була. Мөнип Фәрдегаләм улы – “Зирекле” совхозында тракторчы, ферма мөдире, аннары озак еллар Биләр сельпосының Кызыл Уракчы авылы кибетендә сатучы, ә Хәнифә Абдулла кызы фермада, аннары сатучы булып эшли, озак еллар Зирекле авыл Советы башкарма комитетының баш бухгалтеры вазыйфасын да башкара. Шуннан пенсиягә китә.
Кәримовларның өч баласы: Гүзәл 1963 елда туган, ул ире Рәфгат Урманчиев белән Уракчы авылында яши, аларның өч балалары, оныклары да бар. Уллары Радик 1966 елда, тагын бер уллары Рифат 1968 елда туган. Уллары Казанда яши һәм эшли. Балалары барысы да белем алганнар, тәртиплеләр. Бүген Кәримовлар гаиләсендә өч бала, алты онык, дүрт оныкчык. Мөнип Фәрдегаләм улы белән Хәнифә Абдулла кызын намуслылык, җаваплылык, хезмәт сөючәнлек кебек сыйфатлар аерып тора. Кунакчыл ата-ана йортының ишекләре сөекле балалары өчен һәрвакыт ачык. Алар инде олыгаеп баралар, мул тормышта яшиләр. Оныклар бирегә игелеклелек чаткылары, киңәш алырга ашыгалар, балалары һәр нәрсәдә әти-әниләренә булышалар.
“Гаилә тормышында иң мөһиме нәрсә?” – дигән сорауга ир белән хатын, беренче чиратта эшләргә һәм бер-берең турында кайгыртырга кирәк, дип җавап бирделәр.
– Яшәдек тә яшәдек инде, аерылышу турында уйлап та карамадык, – ди Хәнифә апа. – Эшләргә кирәк – бу иң мөһиме. Эшсез яшәмәскә, артыгын эчмәскә (алкоголь – авт.). Бу яктан ирем молодец, мине җәфаламады, артыгын кыланмады. Бер-береңне тыңларга, бөтен нәрсәне уртага салып сөйләшергә кирәк. Без бергә үстек, миңа – 20 яшь, аңа бераз күбрәк иде, гаилә корырга вакыт җиткән иде. Ул чакта бит иртә өйләнешәләр иде. 26 яшемдә өч балам бар иде инде. Ул заманда декрет ялы да юк иде. Ике ай өйдә утыра идең дә, эшкә чыга идең. Бернинди балалар бакчасы да юк иде. Беренче ике балабызны әти-әниләр карашты, ә инде өченчесе үз өебездә туды, аны олырак балалар карады. Эшкә киткәндә ишекне бикләп китә идек. Авыр булды, әлбәттә, ләкин Аллаһы Тәгалә безгә балалар, оныклар сөенечен бирде.
Алдарак әйтеп киткәнемчә, Зирекледә хөрмәтле әлеге парны медаль тапшыру белән котларга авыл кешеләре килде. Авыл җирлеге башлыгы Валентина Данилова шундый бүләккә лаек булган якташлары белән горурлануын, чөнки медальнең районның лаеклы гаиләләренә елына бер тапкыр гына тапшырылуын билгеләп үтте. Ә бүләкнең үзен ветераннар советы рәисе Елена Макарихина тапшырды. Бу көнне шулай ук ЗАГС начальнигы Валентина Увакина, “Бердәм Россия” партиясе башкарма комитеты җитәкчесе Мария Шигаева, авыл имамы Җәмил хәзрәт Гайнуллиннан да котлаулар күп яңгырады. Әлбәттә инде, кызлары Гүзәл белән кияүләре Рәфгатнең котлаулары да өлкән яшьтәге ир белән хатынның күңелләрен җылытты. Сәхнәдә карт әбисе белән карт бабасын  кочаклап алган оныкчыклары, беренче сыйныф укучысы Даниэл Гариповның котлавы аеруча дулкынландыргыч булды. Ә инде үзешчән артистларның чыгышы бүләкләүне чын бәйрәмгә әйләндерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International