Саклау зоналарын кадастрга кертергә кемнең хокукы бар?

2017 елның 7 июле, җомга

Бүгенге көндә Татарстан кадастрында аерым шартларда файдаланыла торган территорияләрнең 71 меңнән артык зонасы  турында мәгълүматлар бар. Болар – электр тапшыру линияләре, газ бүлү үткәргечләре, су саклау зоналары, сәнәгать объектларының санитария-саклау зоналары һ.б.лар. Соңгы елларда саклау зоналары аеруча актив кертелә башлады. Шул рәвешчә, зона булдыручы объектлар хуҗалары җир кишәрлекләре милекчеләренә әлеге территориядә эшчәнлекне билгеләнгән чикләү турында хәбәр итәләр һәм объектларны саклауга үз хокукларын (шул исәптән суд тәртибендә) һәм билгеләнгән чикләүләрне бозучылар гаебе  белән китерелгән зыянны түләтүне беркетәләр.

Ләкин кадастрга мәгълүматларны кем кертергә хокуклы соң? Саклау зонасын билгеләү турында карар булганда моны объект хокукына ия кеше эшли ала. Ләкин андый карарны кабул итәргә хокуклы орган күп кенә саклау зоналарына карата закон нигезендә билгеләнмәгән. Мәсәлән, Россия Федерациясенең элемтә линияләре һәм корылмаларын саклау кагыйдәләре нигезендә саклау зонасының параметрлары билгеләнгән, аның чикләрендә  язма рөхсәтсез төзергә, ремонт һәм башка эшләр башкарырга ярамый, дип расланган, Ә менә зоналарны билгеләү һәм әлеге мәгълүматларны кадастрга җибәрү турында карар кабул итәргә тиешле орган күрсәтелмәгән.

Россия Икътисадый үсеш министрлыгы аңлатуы нигезендә территорияне аерым файдалану шартлары белән  зоналарның чикләре турында Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына мәгълүматлар кертү Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына кертелә торган мәгълүматларның сыйфаты өчен җавап бирүче дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары белән ведомстводан тыш мәгълүмати үзара йогынты ясау тәртибендә гамәлгә ашырылырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International