“Үлем төркеме” оештырган һәм яшүсмерләрне “Чап һәм үл” кебек уеннарга тарткан өчен җинаять җаваплылыгы кертелде

2017 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Беренчедән, яшүсмерне үз-үзенә кул салуга китереп җиткергән өчен җинаять җаваплылыгы көчәйтелде. Шулай ук балигь булмаганнарга, йөкле хатыннарга (берничә кешенең яки кешеләр төркеменең, яки халык алдында ясаган  чыгышларда, массакүләм мәгълүмат чараларында, Интернетта) карата эшләнгән  бу эш өчен  күтәренке җаваплылык каралган.

 Икенчедән,  үз-үзеңә кул салуга ризалаткан яки аны эшләүгә булышкан өчен җинаять җаваплылыгы билгеләнде.

 Шулай ук гражданнарда үз-үзләрен үтерү теләге тудыруга юнәлдерелгән эшчәнлекне оештырган өчен дә җинаять җаваплылыгы кертелде.

 

Татарстан Республикасы  Алексеевск районы прокуратурасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International