Кайгы һәм хәтер көнендә, 22 июньдә, Алексеевскида “Хәтер шәме” патриотик акциясе булачак.
Бу акциядә һәркем, кайда гына булса да, катнаша һәм 22 июньдә төнге сәгать 9 да хәтер шәме кабызып, аны өенең яки фатирының тәрәзә төбенә куя алачак.
Акция активистлары бу төнне Хәтер мемориалына чәчәкләр куячак, һәлак булган сугышчыларны бер минут тын торып искә алачак, мемориал янына акциянең символы – шәмнәр алып килеп куячак.