– Әгәр беренче урын өчен көрәш әллә ни авыр булмаса, почет пьедесталының калган урыннары өчен бик кызу барды. Беренче урынга Рөстәм Кәбиров тәрбияләнүчеләре лаек булды, аның малайлары һәр матчта балансланган һәм ышанычлы уен күрсәттеләр, бу нәтиҗәләрдә дә чагылды.
Беренче матчта алар кызып кына китсәләр (питрәчлеләр 21:15 исәбе белән оттылар), икенче һәм өченче матчта алга чыктылар. Лаешлыларны – 38:9, аннары безнең икенче командабыз да аларны 35:4 исәбе белән оттылар.
2-3 нче урыннар өчен көрәш бик каты барды, анда Диана Захарова (аның малайлары 2006-2008 елгылар) җитәкчелегендәге икенче командабыз да уңышлы катнашты. Алар беренче матчта ук сенсация ясадылар – питрәчлеләрне оттылар!