Балалар товарының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча “кайнар линия” ачылды

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

2017 елның 1 июнендә Балаларны халыкара яклау көне үткәрелү сәбәпле, Татарстан Республикасы буенча Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсенең территориаль бүлеге Чистай, Спас районнарында 2017 елның 23 маеннан 5 июненә кадәр балалар товарының сыйфаты һәм куркынычсызлыгы мәсьәләләре буенча тематик консультация үткәрә.

Халыктан Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсенең территориаль бүлеге “кайнар линия”сенә  ял һәм бәйрәм көннәреннән кала көн саен (төшке аш вакыты – 12 дән 1 гә кадәр) иртәнге 8 дән кичке 5 кә кадәр  8 (84342) 5-51-50, 5-50-05 телефоннары аша шалтыратырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International