Саратов өлкәсендә «Туриада-2017» җиңүчеләре билгеләнде

2017 елның 23 мае, сишәмбе

Ярышларда Татарстан Республикасын 40 баладан торган җыелма команда тәкъдим итте. Лагерьда катнашучылар үзләренең физик яктан чыдамлылыкларын, туризм һәм туган як турында белүләрен күрсәттеләр. Республика командасы Идел буе федераль округы беренчелегендә  дистанция-су-катамаран дисциплинасында спорт туризмы буенча беренче булды. Су дистанциясендә ишкәкче яшүсмер кызНасыйбуллина Альбина беренче урынны алды. Дистанциядә йөрү чараларында – вело-төркемдә шәхси зачетларда   Яруллина Арина, Журавлева Анастасия, Севрикеев Никита, Киселев Роман җиңү яулады. Дистанциядә йөрү чараларында – вело-төркемдә команда зачетында Татарстан Республикасы икенче урынны алды.

2017 елның 19 маенда Идел буе федераль округында Россия Президентының вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Паньшин “Туриада” спорт-туристик  лагеренә килде һәм аның ябылу тантанасында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International