3 майда 1 нче Алексеевск урта мәктәбендә районның гомумбелем бирү оешмалары укучылары арасында укучыларны “Юнармия” хәрәкәте сафларына кабул итү кысаларында “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул!” Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының язгы фестивале булып узды.
Ярышларда районның 12 мәктәбеннән 100 кеше катнашты. Ярышта катнашучылар нәтиҗәләре 100 баллы система буенча бәяләнде.
Җыелган баллар саны буенча урыннар түбәндәгечә бүленде:
Кызлар:
1 нче урын – Екатерина Баршис – Ромодан урта мәктәбе;
2 нче урын – Мария Зотеева – 3 нче Алексеевск урта мәктәбе;
3 нче урын – Эльвина Мусина – 2 нче Алексеевск урта мәктәбе.
Егетләр:
1 нче урын – Максим Макаров – Зур Полянка урта мәктәбе;
2 нче урын – Рифнур Хәйдәров – Юеш Көрнәле урта мәктәбе;
3 нче урын – Алмаз Кәбиров – 3 нче Алексеевск урта мәктәбе.