Айрат Хәйруллин Алексеевск районында гражданнарны кабул итте

2017 елның 28 апреле, җомга

27 апрельдә “Бердәм Россия” партиясе рәисенең җирле җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә төбәк атналык кысаларында җиденче чакырылыш РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты, аграр мәсьәләләр буенча Дәүләт Думасы комитеты әгъзасы Айрат Хәйруллин гражданнарны шәхси кабул  итте.

Дәүләт Думасы депутатларының кабул итүләре алексеевскилыларда зур кызыксыну тудыра. Мәсәлән, депутатка үз проблемалары белән унике кеше мөрәҗәгать итте.

Гариза бирүчеләрне торакка чиратны торгызу, зиратка юл төзү мөмкинлеге, җир паен сату мәсьәләләре борчыды.

Депутат мәрәҗәгать итүчеләрнең һәркайсын игътибар белән тыңлады һәм һәр сорауны җентекләп тикшерде. Сорауларның бер өлеше эшкә алынды, аның нәтиҗәләре буенча законда билгеләнгән срокларда гариза бирүчеләргә хәбәр ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International