Бадминтончыларыбыз – иң яхшылар

2017 елның 14 апреле, җомга

Бөтен районыбыз бадминтончылары 2006-2007, 2008 елгы һәм аннан кечерәк балалар арасында район җыелма командасына эләгү өчен көрәштеләр.

Ярышлар шактый күп катнашуны җыйды: кортта үз көчләрен сынап карау өчен 50 дән артык спортчы килде.

Тренер Илья Черемных хәбәр иткәнчә, уеннар 11 очкого кадәр ике партиядән ялгыз разрядта узган. Кече яшь төркемендә үзенә бертөрле интрига килеп чыккан, чөнки күп кенә малайлар һәм кызлар күптән түгел генә шөгыльләнә башлаганнар һәм алар уенга бик үк күнегеп бетмәгәннәр әле.

Хәйретдинов Ильмир (3 нче Алексеевск урта мәктәбе), Маннанов Ризван (3 нче Алексеевск урта мәктәбе), Лисин Олег (1 нче Алексеевск урта мәктәбе), Андреяшин Матвей (Шуран урта мәктәбе),  Борков Данил (3 нче Алексеевск урта мәктәбе), Зәйдуллин Булат (4 нче Алексеевск урта мәктәбе), Изотова Полина (3 нче Алексеевск урта мәктәбе), Чукина Карина (Ялкын төп мәктәбе), Каранаева Маргарита (Ялкын төп мәктәбе),  Кузьмина Виталина (3 нче Алексеевск урта мәктәбе), Морозова Марина (Ялкын төп мәктәбе), Мавлитова Алия (2 нче Алексеевск урта мәктәбе) ярышларның җиңүчеләре һәм призерлары булдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International