Алексеевск командасының ТР беренчелеге суперфиналында волейбол казанышлары

2017 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Алексеевск егетләре һәм кызлары шәһәр һәм авыл командалары арасында волейбол буенча  ТР беренчелеге суперфиналында катнаштылар.

3 апрельдә  Кукмарада узган  суперфинал алдыннан  авыл районнарының 2001-02 елгы егетләре һәм кызлары арасында волейбол буенча ТР беренчелеге узды.  Җиңү өчен көрәш киеренке  барды. Финалда егетләр арасында да, кызлар арасында да җиңүче  тай-брейкта гына билгеләнде.

Алексей Елдашев җитәкчелегендәге Алексеевск егетләре икенче урынны алдылар. Тренер сөйләгәнчә, җиңү өчен көрәш җитди булган. Беренче урын өчен финал бәйгесендә алар Сарман районы волейболчылары белән уйнаганнар. Беренче партиядә алар җиңелгәннәр. Икенче партиядә  алексеевскилылар, ихтыяр көче күрсәтеп, җиңүгә ирешкәннәр.

Ни кызганыч, хәлиткеч партиядә алар 12:15 исәбе белән оттырганнар. КомандагаМаксим Ерашов (тренеры Сергей Вангаев) булышкан да булыр иде, ләкин бу вакытта ул Анапада Россия Беренчелегенең финал этабында ТР җыелма командасы составында чыгыш ясаган.

Сергей Петряев җитәкчелегендә уйнаган кызларның көчләре бераз гына җитмәгән һәм алар почет пьедесталыннан бер адымда гына туктап калганнар, шуның белән дүртенче урынны алганнар.

Берничә көн узгач, Кукмарага суперфинал уеннарына 2001-2002 елларда туган иң яхшы волейболчылар киткән. Егетләр һәм кызларның җыелма командаларына Татарстанның атказанган тренерлары Вячеслав Соколов һәм Анатолий Люлин җитәкчелек иткән.

Районнарның җыелма командалары тренерлары составына безнең  балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренерлары Алексей Елдашев (егетләр) һәм Сергей Петряев (кызлар) кергән. Уеннар, спорт залын тутырган күп санлы тамашачыларны сөендереп, бик каты барган. Авыл районнары җыелма командалары өченКонстантин Елдашевның тәрбияләнүчеләре Адел Фәтхуллов, Алексей Марков, Алексей Лаптин һәм Илья Краснов уйнаган.

Кызлар командасында район намусын Арина Пайрамова яклаган, ул турнир йомгаклары буенча Татарстан җыелма командасына эләккән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International