Мартның уңышлары һәм борчулары

2017 елның 6 апреле, пәнҗешәмбе

Социаль күрсәткечләргә килгәндә, 2017 елның беренче кварталында районыбызда 42 бала туды. Үлүчеләр саны исә 109 кешегә артты, табигый кимү  67 кеше тәшкил итте. Никахлашучылар статистикасы куанычлы: аларның саны 12 кешегә артты һәм 28 булды, аерылышучылар саны 10 берәмлеккә кимеде һәм 11 тәшкил итте.
Икътисад
Икътисадый күрсәткечләргә килгәндә, әйтергә кирәк, зур һәм уртача предприятиеләр арасында исәпләнгән хезмәт хакы фонды район буенча 365 млн.  сум тәшкил итте. Эшләүчеләрнең уртача айлык хезмәт хакы 19582 сум, бу – үткән елгы дәрәҗә. Иң күп хезмәт хакын “Алексеевск  керамикасы” (26894 сум), “Алексеевскдорстрой” (24745 сум), “Стройдорсервис +” (20551 сум), “Мостовик” (19016 сум), Биләр урман хуҗалыгы (14998 сум), “Керамика-Маркет” (13610 сум) эшчеләре ала. Эшсезлек мәсьәләсе элеккечә үк мөһим булып кала. Ел башыннан рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 119 кеше тәшкил итте. Эшсезләр саны ел башындагы белән чагыштырганда 25 кешегә кимеде.

САЛЫМНАР ТҮЛӘҮ
Салымнарга  килгәндә, физик затларга килгән салым 37,7 млн. сум тәшкил итте, алдан исәпләнгән керемгә салым 3,2 млн. сум алынды, салым булмаган керемнәр 2,1 млн. сумлык булды. Бюджет дефициты шактый зур. Әлеге мәсьәләне хәл итү өчен салым инспекциясе, район прокуратурасы белән берлектә район предприятиеләре һәм оешмалары белән салымнар буенча недоимка түләү комиссиясенең утырышы үткәрелде. Утырыш йомгаклары буенча 600 мең сумнан күбрәк түләнде.
ТӨЗЕЛЕШ
Алексеевскилылар арасында яңа өйләргә күчүчеләр байтак. 27 торак өй, шул исәптән  14 өй – Алексеевск ш.т.б.да һәм 13 өй авыл җирләрендә файдалануга кертелде.
Социаль яктан мөһим объектлар төзү дәвам итә. Бер айда 66 млн. сумлык төзү эшләре башкарылды. 2017 елга төрле төзелеш программалары буенча эшләрнең якынча суммасы 576 млн. сум тәшкил итәчәк. “Стройдорсервис +” “Ромашка” балалар бакчасы бинасын капиталь ремонтлый һәм Биләрдәге “Изге чишмә”дә “Педагог өе”н төзи. Алар шулай ук бистәнең Набережная, Совет, Гагарин урамнарында һәм Ялкын авылының Зеленая урамында күп фатирлы өйне капиталь ремонтлау эшләрен башкаралар. “Керамика-Маркет” социаль ипотека программасы буенча Просторная урамында 18 фатирлы өй төзүне дәвам иттерә, Алексеевск ш.т.б.ның Мичурин урамында гражданнарны тузган торактан күчерү  программасы буенча дүрт фатирлы һәм С.Баттал урамында  12 фатирлы өй төзи. Лебедино авылында тузган торактан гражданнарны күчерү программасы буенча алты өй төзү дәвам итә. Хәзерге вакытта Түбән Тигәнәледә модульле ФАПка һәм Алексеевск үзәк район хастаханәсенең патологоанатомия бүлегенә коммуникацияләрне китереп җиткерү өчен мәйданчык әзерләнә. “Алексеевск МСО– ТАПС” Алексеевск үзәк китапханәсен капиталь ремонтлый.

СӘНӘГАТЬ
Сәнәгать комплексы предприятиеләре 123,1 млн. сумлык, “Алексеевск керамикасы”ААҖ предприятиесе 66,0 млн. сумлык, “Алексеевск нәфис әйберләр туку фабрикасы”ЧҖҖ предприятиесе 2,3 млн. сумлык, Алексеевск сөт-консерв комбинаты 54,6 млн. сумлык продукция җитештерде. Сөт әзерләү 3,3 мең тонна тәшкил  итте, 65 тонна майсызландырылган коры сөт, 64 тонна май әзерләнде. Завод көн саен 25 тонна чимал эшкәртә. Предприятиедә  67 кеше эшли, уртача айлык хезмәт хакы 14,6 мең сум тәшкил итә.
АВЫЛ
ХУҖАЛЫГЫ
2017 елның беренче кварталы йомгаклары буенча авыл хуҗалыгында авыл хуҗалыгы продукциясе сатудан һәм хезмәтләр күрсәтүдән 505 млн. сум акча алынды. 49 млн. сумлык хезмәт хакы исәпләнде һәм уртача айлык хезмәт хакы 13294 сум тәшкил итте.
Районда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә актив төстә ярдәм күрсәтелә: шәхси ярдәмче хуҗалыкларны һәм фермер хуҗалыкларын алып баруга кредит оешмалары 861 млн. сумлык 3829 кредит бирде. Хисап чорында 8,1 мең тонна сөт, 790 тонна ит җитештерелде.
Шулай ук күп фатирлы өйләр буенча  су һәм торак хезмәтләр өчен коммуналь хезмәтләргә Дәүләт порталы аша түләү төп мәсьәләләрнең берсе булып тора. Район буенча халыкның торак-коммуналь хезмәтләргә электрон  түләүләре өлеше 42,20 % тәшкил итә. Әлеге нәтиҗәгә коммуналь хезмәтләргә бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең түләве исәбенә ирешелде. Калган җитәкчеләргә әлеге мәсьәлә буенча җаваплы кеше билгеләргә һәм тиешле эш үткәрергә кирәк.

МАКСАТЛАР ҺӘМ БУРЫЧЛАР
Бу елга хезмәт хакын вакытында түләү, бюджетларның барлык дәрәҗәләренә салымнарны түләү, район предприятиеләрендә эшчеләр санын киметүгә юл куймау, шулай ук 2017 елгы төзелеш программаларын үтәүне дәвам иттерү һәм торак-коммуналь хезмәтләр өчен электрон түләүләр өлешен арттыру төп бурычлар булып кала.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International