Узган шимбәдә район башлыгы Владимир Козонков район авыл хуҗалыгы җитәкчеләре белән киңәшмә үткәрде

2017 елның 22 марты, чәршәмбе

Якынлашып килүче язгы  кампания алдыннан район башлыгы зур хуҗалык җитәкчеләрен тыңлады, язгы кыр эшләре алдыннан хәл итәргә кирәкле проблемаларны билгеләде.  Товар кредиты, техниканы әзерләү, орлык хуҗалыгы, сроклар, технологик алымнар һәм күп кенә башка мәсьәләләр хәл ителә торган очрашуларны даими төстә үткәрү зарурлыгы турында әйтте.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре җентекле эш планын төзеде. Техника әзерлегенең тулы анализы бар. Чәчү мәйданнары структурасы тулысынча билгеләнде.

Башлык җитәкчеләргә барысын да вак-төягенә кадәр уйларга кушты.

Аграрийлар алдында ташламалы кредитлар бирү программалары белән банк вәкилләре чыгыш ясады. Шулай ук ЮХИДИ хезмәте басуларда һәм алардан читтә транспорт маршрутларының куркынычсызлыгы буенча киңәшләр бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International