Башкарма комитет архивы “Казан каймасы”н төзүдә катнашучылар турында мәгълүмат бирүләрен сорап, район кешеләренә мөрәҗәгать итә.
Архив начальнигы Лариса Козонкова район кешеләреннән әлеге корылманы төзүдә катнашучыларның туганнары турында мәгълүмат (документлар, биографик белешмәләр яки фотографияләр) китерүләрен сорый. “Казан каймасы”н төзүчеләрнең хезмәт батырлыгын мәңгеләштерү өчен районның даими саклау фонды булдырыла.