Алда торган пәнҗешәмбедә правослау динендәге бөтен кеше якты бәйрәм– Хач Мануны билгеләп үтәчәк.
Традиция буенча сәгать 8 дән 10 га кадәр Воскресение чиркәвендә бәйрәм гыйбадәте булачак. Сәгать 10 да Ахтыр күленә тәре йөреше оештырылачак, анда суны изгеләндергәннән соң теләге булган кешеләр бәкедә коена алачак. Шулай ук кунакларны боз шәһәрчеге һәм таулар да сөендерәчәк.