Республика программалары Ялкынлылар Яңа елны яңа фатирларда каршыладылар

2017 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

  Мондый Яңа ел бүләген Ялкын кешеләре озак көттеләр. Элегрәк алар әле совет заманында ук төзелгән ике катлы күп фатирлы өйдә яшәгәннәр.  Шушы еллар эчендә ул искергән һәм бу өйдә яшәүчеләрдән, йомшак кына итеп әйткәндә, көнләшерлек түгел: ярым җимерек бина, салкын фатирлар, үтәли җил, коммуникацияләр белән проблемалар. Бу җимерек өйдән кешеләр акрынлап кына китә торганнар. Үз фатирларында туңмас өчен кайбер кешеләргә хәтта буш фатирларны җылытырга туры килгән: салкыннар аркасында беренче катта торбаларда су туңган һәм бер гаилә яшәгән икенче катка менә алмаган.

Хәзер яңа өйгә күчүчеләр “МСО-ТАПС” төзүчеләре республика тузган торактан кешеләрне күчерү программасы буенча бер катлы дүрт фатирлы өйдә яшәячәкләр. Зур булмаган, ләкин җылы фатирларда ике контурлы казаннар, газ плитәләре, санузел  куелган, стеналарына обойлар ябыштырылган.

Башкарма комитет җитәкчесе Дамир Гыйләҗев ачкычлар тапшырганда ялкынлыларны яңа өйгә күчүләре белән котлады һәм аларга яңа өйдә бәхетле яшәүләрен теләде. Кешеләр үзләре район җитәкчелегенә һәм авыл җирлеге башлыгына мондый бүләк өчен рәхмәт әйттеләр, шулай ук төзүчеләргә дә рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International