Правослау динен тотучылар Раштуа бәйрәмен яңартылган чиркәү бинасында каршылаячакларына шатланалар.
Татарстанның Алексеевск районы, Родники авылында Иисус Христос хөрмәтенә төзелеп килүче гыйбадәтханәгә гөмбәз куйдылар. Аны Алексеевск округын җитәкләүче протоиерей Павел Чурашов изгеләндерде, дип хәбәр итә Чистай епархиясе матбугат хезмәте.