Күптән түгел Татарстан Эчке эшләр министрлыгының мәдәни үзәгендә Татарстан Республикасы эчке эшләр һәм эчке гаскәрләр органнарының төбәк иҗтимагый ветераннар оешмасы төзелүнең 25 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара булды.
Анда Алексеевск эчке эшләр органнарының ветераннар советы рәисе Рәфис Шиһапов, ведомстводан тыш каравыл һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннары советын җитәкләүче Николай Гордеев катнашты.