ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә Куприянова Ольга Юрьевнага “ТРның атказанган социаль яклау хезмәткәре” дигән мактаулы исем бирелде. “Алексеевск районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге” дәүләт бюджет учреждениесенең өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү бүлеге мөдире әлеге югары бүләккә муниципалитет халкына социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен лаек булды.