Алексеевск артистлары ял көннәрендә Зәйдә узган «Наше время - Безнең заман» республика форумында катнаштылар,
Иҗади эшләүче яшьләрнең ел саен үткәрелә торган VII ачык республика телевизион фестивалендә Алена Пудова һәм Наиля Шәрипова катнашканнары өчен дипломнар алдылар. Ә Анна Каплина «Вокал-соло» номинациясендә беренче урынны яулады. Ул «Топится в огороде баня» дигән рус халык җырын башкарды. Сахаровка авыл мәдәният йорты режиссерының тавышы үзенә бертөрле халыкчан, аны жюри әгъзалары билгеләде. Хәзер ул районны 15-16 ноябрьдә республика башкаласында узачак финалда тәкъдим итәчәк.