Алексеевск районы игенчеләре бөртекле культуралар урып-җыюны төгәлләделәр

2019 елның 12 сентябре, пәнҗешәмбе

Алексеевск районы игенчеләре бөртекле культуралар урып-җыюны төгәлләделәр

Уракта “ВЗП “Билярск” комбайнчылары соңгы ноктаны куйдылар, биредә чәршәмбе көнне басуда Сергей Карпухин, Евгений Капитонов, Дмитрий Афонин һәм Алексей Матвеевның дүрт урып-җыю комбайны эшләде  (рәсемдә).

 Аларның һәм йөзләгән кыр хезмәтчәненең тырышлыгы аркасында бу урып-җыю кампаниясендә  49 мең гектардан   121 мең тоннадан артып ашлык суктырып алынды.  Уракка йомгак ясап,  уртача уңышлылыкның гектардан 25  центнер  тәшкил итүен билгеләп  үтик. Район хуҗалыклары көзге һәм сабан бодаен, арыш, борчак, солы, арпаны җыеп алдылар. Хәзер район басуларында техник культураларны урып-җыю бара. Мисалга, бер көн алдан  аграрийлар рапс урып-җыюга керештеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International